Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүле үз гомерен саклау турында уйламаган

24 ноябрь көнне төнге сәгать 2дә Яр Чаллы - Зәй юлының дүртенче километрында «МАН» автомобиле, алда баручы транспорт белән дистанцияне сакламау аркасында, «Кировец» тракторы белән бәрелешә. Беренче машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәм тракторның 62 яшьлек йөртүчесе сәламәтлкләренә зыян алалар. 25 ноябрьдә Мәскәү - Уфа трассасыннан «Татарстан» совхозы поселогына керү юлында...

24 ноябрь көнне төнге сәгать 2дә Яр Чаллы - Зәй юлының дүртенче километрында «МАН» автомобиле, алда баручы транспорт белән дистанцияне сакламау аркасында, «Кировец» тракторы белән бәрелешә. Беренче машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәм тракторның 62 яшьлек йөртүчесе сәламәтлкләренә зыян алалар.

25 ноябрьдә Мәскәү - Уфа трассасыннан «Татарстан» совхозы поселогына керү юлында «ГАЗ» машинасы «Приора» белән бәрелешә. Һәлакәт беренче автомобильдәге 22 яшьлек йөртүченең тизлекне арттыруы, шуның белән бәйле рәвештә идарә итүне югалтуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Нәтиҗәдә «Приора»ның йөртүчесе - Актаныш районында яшәүче егет бот сөяге сынып БСМПга озатыла.

28 ноябрьдә кичке сәгать 9 тулганда Яр Чаллы - Зәй трассасының сигезенче километрында тагын бер һәлакәт теркәлә - «Форд Фокус» машинасы 46 яшьлек җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Фаҗиганең сәбәбе, беренчедән, автомобиль йөртүченең тизлек режимын сакламавы, һава шартларын, тәүлекнең караңгы вакыты икәнен исәпкә алмавы булса, икенчедән, җәяүленең үз гомерен куркыныч астына куеп, рөхсәт ителмәгән урыннан юл аша чыгуы, караңгыда яктылык кайтаргыч элементлар булмаган киемнән баруы дип билгеләнә. Баш мие җәрәхәтләре алган, аягы сынган, кома хәлендәге хатын-кызны медицина хезмәткәрләре Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев