Тукай районында юл-транспорт һәлакәте
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында юл-транспорт һәлакәте

Балалар зыян күргән

 

Бүген иртән, 8:30 тирәсендә, Чаллы–Сарман трассасында (Тукай районының Новотроицкое авылы янында) җитди юл-транспорт һәлакәте булган. «Мазда» белән ВАЗ-2114 бәрелеште.  

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр, шул исәптән балалар да бар. Аларны хастаханәгә салганнар.  

Урынга район прокуроры урынбасары Эдуард Имамов килде. Тикшерү оештырылган, авария шартлары ачыклана.


Нет комментариев