Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлекне арттырмагыз!

Узган шимбә көнне төнге сәгать 1дә Ильичевка авылы янында «ВАЗ-111740» автомобиле юл һәлакәтенә очрый – югары тизлектә хәрәкәт иткән машина юл кырыена чыгып әйләнә. Урынга чыккан юл хәрәкәте инспекторлары йөртүчене таба алмыйлар, ул һәлакәт урыныннан качкан була.

Тизлек арттыру белән бәйле юл-транспорт һәлакәте күптән түгел Яр Чаллы – Мусабай Завод юлында да теркәлгән иде. «Рено Логан» автомобилендә баручы 42 яшьлек хатын-кыз, тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена чыгып әйләнә. Умрау сөяге сынган әлеге хатын-кыз БСМПга үзе мөрәҗәгать итә.
Һава торышы үзгәреп тора, төннәрен юлларда бозлавык барлыкка килә. Югарыда әйтелгән ике һәлакәт тә тәүлекнең караңгы вакытында теркәлгән. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрдән бу көннәрдә аерата сак булуларын, тизлек режимын үтәүләрен сорый. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев