Юл хәрәкәте иминлеге

Пенсионер һәлакәткә эләккән

22 декабрьдә төнге сәгать 2дә «Татарстан» совхозы поселогы – Ташкичү – Сарман юлында «Ока» автомобиле руле артына утырган 76 яшьлек пенсионер ир-ат тизлек режимын сакламау аркасында юл кырыена чыгып әйләнә.

Күпләгән имгәнүләр алган әлеге йөртүчене узып баручы машинага утыртып БСМПга җибәрәләр.


Нет комментариев