Ни өчен балалар һәлакәтләргә эләгә?
Гыйнвар-февраль айларында район территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда дүрт бала зыян күргән. Балаларның барысы да пассажир булган. Пассажирмы ул, җәяүлеме - бала юл-транспорт һәлакәтенә эләккән икән, без өлкәннәр бары тик үзебез генә гаепле, дип белдерәләр районның юл хәрәкәте иминлеген саклаучылары. Шулай булгач, әти-әни баласына юлда үзен ничек...
Гыйнвар-февраль айларында район территориясендә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда дүрт бала зыян күргән. Балаларның барысы да пассажир булган.
Пассажирмы ул, җәяүлеме - бала юл-транспорт һәлакәтенә эләккән икән, без өлкәннәр бары тик үзебез генә гаепле, дип белдерәләр районның юл хәрәкәте иминлеген саклаучылары. Шулай булгач, әти-әни баласына юлда үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтмәгән, шәхси мисалда күрсәтмәгән дигән сүз. Бала үзе гаепле дигән төшенчә бөтенләй була алмый. Балалар катнашындагы аварияләрне кисәтү максатыннан, район буенча ЮХИДИ хезмәте җәяүле балаларны юлда үзләрен тотарга өйрәтү кагыйдәләрен һәм пассажир утыргычында алып бару таләпләрен тагын бер кат искә төшерә.
Баланы өйдән җәяү чыгарып җибәргәндә юл хәрәкәте олы юлдан гына түгел, ә ишегалды капкасыннан, подъезд төбеннән үк башланганын төшендерергә кирәк. Балалар әле куркыныч янауны алдан чамалый белми, алар якынга килеп җиткән машинаны гына, аның тизлеген генә күрә. Шунысы да бар, буйлары кечкенә булгач, гадәттә машина йөртүчеләр балаларны бөтенләй шәйләми.
Иң мөһиме - баланы автомобильдән куркыныч янаганын күрергә өйрәтегез. Мәсәлән, тормозга басканда да машинаның тиз генә туктый алмаганын, ә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең юлда начар шәйләнүен, кайбер очракларда бөтенләй дә күренмәвен белсен.
Караңгы вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеге хакында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре соңгы вакытта еш искәртәләр. Җирле пункттан читтә йөргәндә андый элемент булмаса штрафка тарту да каралган. Балаларның бу кагыйдәне үтәве аеруча мөһим.
Пассажир баланың куркынычсызлыгы исә бары тик машина йөртүчедән тора. Кызганычка каршы, гади генә таләпләрнең үтәлмәве дә бала өчен зур фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, аеруча бала кулда барганда. Бәрелгәндә яки кинәт тормозга басканда пассажирның авырлыгы берничә мәртәбә арта һәм баланы ул вакытта кулда тотып калу берничек тә мөмкин түгел. Әгәр өлкән кеше үзе дә каешны эләктермәгән булса, һәлакәтнең бала үлеме белән тәмамланачагы көн кебек ачык.
Махсус креслоларны баланың авырлыгына һәм буена туры китереп алыгыз һәм инструкциядә ничек күрсәтелгән, шулай урнаштырыгыз, дип киңәш итәләр инспекторлар.
Фото чыганагы: www.novopol.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев