Мотороллер йөртүче һәлакәт урыныннан качкан
Ике тәгәрмәчле транспорт катнашындагы юл һәлакәтләре дә кабатлана тора. Шундыйларның берсе 26 июль көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы - Мусабай Завод юлында була. Зур тизлектә хәрәкәт итүче «Муравей» мотороллеры идарәне югалта, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Калина» машинасына бәрелә. Аннары «Муравей» юл кырыена чыгып әйләнә, йөртүчесе исә...
Ике тәгәрмәчле транспорт катнашындагы юл һәлакәтләре дә кабатлана тора. Шундыйларның берсе 26 июль көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы - Мусабай Завод юлында була. Зур тизлектә хәрәкәт итүче «Муравей» мотороллеры идарәне югалта, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «Лада Калина» машинасына бәрелә. Аннары «Муравей» юл кырыена чыгып әйләнә, йөртүчесе исә һәлакәт урыныннан кача. Мотороллерның теркәлү турындагы документлары да булмый, әлеге транспортның төрле детальләрдән җыелганлыгы ачыклана. Авариядә мотороллерның 31 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев