Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда ике автобус бәрелешү нәтиҗәсендә 10 кеше зыян күргән

Казанның Горький шоссесында ике пассажир автобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, барлыгы 10 кеше зыян күргән. Бу хакта ТАССка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Табибларга өлкәннәр дә, балалар да мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләр арасында дүрт балигъ булмаган бала бар, аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озаталар. Барлык зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, авыр җәрәхәтләр юк.

Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм күрсәтергә биш бригада җибәрелгән.

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйгадан соң куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев