Каникулда балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгына игътибар көчәячәк
Киләсе атнадан мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Әлеге чорда балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан, район ЮХИДИ бүлеге, мәгариф идарәсе белән берлектә, 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» дип аталган профилактик чара уздыра. Акция вакытында балаларның юлда яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрүләренә, автомобильдә махсус креслоларга утыртылуларына ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан...
Киләсе атнадан мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Әлеге чорда балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан, район ЮХИДИ бүлеге, мәгариф идарәсе белән берлектә, 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» дип аталган профилактик чара уздыра. Акция вакытында балаларның юлда яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәрдән йөрүләренә, автомобильдә махсус креслоларга утыртылуларына ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан махсус игътибар биреләчәк, балалар һәм ата-аналар белән тематик әңгәмәләр үткәреләчәк һәм куркынычсызлыкны саклау буенча башка шундый чаралар уздырылачак, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.
Саннарга күз салганда, 2016 елның 9 аенда республикада балалар катнашында 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала үлгән, 498 бала сәламәтлегенә зыян алган. Район территориясендә исә шундый 10 очрак булган, 1 баланың гомере өзелгән, 13е тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев