Игътибар үзәгендә – балалар
Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасының беренче этабы үтте. Аның барышында ЮХИДИнең шәхси составы, участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә 16 рейд уздырылды. Шулай ук машина йөртүчеләргә, ата-аналарга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына лекцияләр укылды һәм башка шундый чаралар үткәрелде. Рейдлар барышында 8...
Районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасының беренче этабы үтте. Аның барышында ЮХИДИнең шәхси составы, участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнар белән эшләү хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә 16 рейд уздырылды. Шулай ук машина йөртүчеләргә, ата-аналарга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына лекцияләр укылды һәм башка шундый чаралар үткәрелде.
Рейдлар барышында 8 җәяүле баланың, 10 велосипедчының кагыйдә бозуы ачыкланды. Мәгариф учреждениеләре янында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү шартлары үтәлмәгән очраклар буенча 6 акт төзелде. Баласын тиешенчә тәрбияләмәгән бер ата-ана административ җаваплылыкка тартылды.
Профилактик айлык барышында район юлында 18 яшькә кадәрге 1 бала катнашындагы юл-транспорт һәлакәте дә теркәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев