Эчкәнсең икән – җәяү йөр
20 яшьлек автоледи белән сөйләшкәндә, автоинспекторлар аның авызыннан исерткеч эчемлек исе килүен сизеп ала.
25 гыйнвар көнне Тукай районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары Иске Ерыклы авылында кичке унынчы яртыда «Лада Приора»машинасын туктаталар. 20 яшьлек автоледи белән сөйләшкәндә, инспекторлар аның авызыннан исерткеч эчемлек исе килүен сизеп ала.
РФ Эчке эшләр ми нистр - лыгының Тукай райо ны буенча Дәүләт авто инспекциясе бүлеге җитәкчесе Илнар Каюмов хәбәр иткәнчә, алкотектор ярдәмендә тикшерү 0.266 мг/л нәтиҗәсен күрсәткән. Исерек машина йөр тү чегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ беркетмә төзелде.
Хәзер машина йөртүчегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан ел ярымнан ике елга кадәр мәхрүм ителү яный. Транспорт чарасы Чаллы шәһәре буенча «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» учреждениесенең махсус машина кую урынына урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев