Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер көндә – өч һәлакәт

Узган якшәмбедә район җирлегендә өч юл-транспорт һәлакәте булды.

Беренчесе Яр Чаллы - Боерган юлының 700нче метрында көндезге өчләр тирәсендә килеп чыга. Чаллыга таба зур тизлектә хәрәкәт итүче «Шевроле Нива» машинасына утырган Яр Чаллыда яшәүче 60 яшьлек ир каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-21060» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче машина руле артына утырган шофер һәм «Шевроле Нива» пассажиры - 62 яшьлек хатын-кыз БСМПга озатылалар.

Икенче һәлакәт Круглое Поле поселогында була. Рено-Логан машинасы белән идарә иткән Иске Җирекле авылында яшәүче 27 яшьлек ир-егет, Гагарин урамы буенча хәрәкәт иткәндә юлга кинәт килеп чыккан 3 яшьлек баланы бәрдерә. Бәхеткә, юл-транспорт хәрәкәтенең нәни катнашучысы тән җәрәхәтләре генә ала, ул шунда ук БСМПга озатыла. Рульдәге егет 2013-2014 елда алты тапкыр административ җаваплылыкка тартылган була, штрафларының дүртесе әлегә түләнмәгән.

Яр Чаллы - Су саклагыч - «Прибрежның» бакчачылык ширкәте юлының 17нче километрында көндезге берләр тирәсендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең гомере өзелә. Бакчачылык ширкәте ягыннан Чаллыга таба хәрәкәт итүче «ВАЗ-21140» автомобиле руле артына утырган 38 яшьлек ир-ат, тиешле тизлекне һәм яндагы куркынычсыз интервалны сайламау сәбәпле, юлда торган ВАЗ-217130 машинасын, ә аннан соң машина янында торган җәяүлене бәрдерә. Руль артындагы ир-атның йөртү стажы 20 ел, 2013 елда административ җаваплылыкка тартылмаган. Ләкин, кызганычка каршы, ул көнне җәяүле кебек үк юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә, җәяүле - 50 яшьлек хатын-кыз фаҗига урынында ук җан бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев