Балалар махсус игътибарда
Юлда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 августтан районда «Игътибар - балалар!» дигән чара старт алды. Бу көннәрдә балаларны автомобильдә алып бару, җәяүлеләрнең, велосипедчыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве аерым контрольгә алына. Ел башыннан бүгенгә кадәр район юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 7 һәлакәт теркәлгән, аларда 1 бала үлгән, 10ысы...
Юлда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 августтан районда «Игътибар - балалар!» дигән чара старт алды. Бу көннәрдә балаларны автомобильдә алып бару, җәяүлеләрнең, велосипедчыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәве аерым контрольгә алына.
Ел башыннан бүгенгә кадәр район юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 7 һәлакәт теркәлгән, аларда 1 бала үлгән, 10ысы төрле тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр булып, балаларның тирә-якка күз салмыйча, тукталып тормыйча гына юл аша чыга башлаулары, ишегалдындагы тротуардан машина юлына атлаганда саксызлыклары, уен белән мавыгып юлга йөгереп чыгулары, светофор сигналын тыңламаулары тора. Шулай ук зонт тотканда, капюшон кигәндә бик игътибарлы булу сорала.
Хәзер җирле пункттан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар куелган киемнәрдән йөрү мәҗбүри. Аларны куллану җәяүлегә һәлакәттән сакланып калырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу таләпләрне үтәмәгән юл хәрәкәтендә катнашучылар 500 сум штрафка тартыла. Ә кечкенә җәяүлеләргә аның тормышы куркыныч астында булуы турындагы карточка тапшырыла, кагыйдә бозу турындагы мәгълүмат мәктәпкә җибәрелә, әти-әниләре балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә чакырыла һәм алар шулай ук 500 сум күләмендә штрафка тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев