Баганага кадәр сындырган
5 апрель көнне көндезге сәгать 3 тулганда Яр Чаллы – Боерган – Ильбухтино юлында юл һәлакәте теркәлә.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек ир-ат «ТОЙОТА» автомобилендә, юл билгесе торган баганага һәм электр баганасына бәрелеп, юл кырыена чыгып әйләнә. ЮХИДИ инспекторлары аның тизлекне арттырган һәм алда баручы машина белән дистанция сакламаган булуын билгеләп үтәләр. Һәлакәттә ир-ат баш мие җәрәхәтләре ала, кабыргалары сына. Ашыгыч ярдәм машинасы аны БСМПга алып китә.
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев