Зиаратларыбызны чиста тотыйк!
Зиратларның чиста, тәртиптә булуы авыл халкының ни дәрәҗәдә әхлаклы булуын күрсәтә. Табигатебез биргән шушы аяз, коры көннәрдә туганнарыбызның каберлекләрен, зиратларны чистарту изге бер гамәл булыр.
Май бәйрәмнәре, ял көннәрендә авылларыбыздагы зиратларны чистартырга өмәләргә чыксак иде. Изге Рамазан ае тәмам булып, гаетен үткәргәч тә бу гамәлләрне кылсак савабы да булыр, әрвах булган якыннарыбызны да искә алырбыз. Тукай районы авыллары халкы узган еллардагы кебек быел да бу эштә активлык күрсәтер, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев