Зәңгәр тышлы Әлифбаның ачы тормыш юлы
Әлифба дәреслеген, бигрәк тә аның зәңгәрсу тышлыгындагы укучы кыз белән бергә аңа иркәләнеп, мәктәпкә таба атлаучы эт сурәтен кайсыбыз хәтерләми икән. Белгечләр әйтүенчә, озак вакыт төрле алымнар кулланып эшләп караганнан соң, нәкъ менә берничә буынны белемле иткән зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган.
Бүген сүзебез – әнә шул Әлифба китабының авторлары Сәләй ага Вәгыйзов белән Рәмзия апа Вәлитова турында. Сәбәбе дә бар: шушы арада Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 110 ел булды. Шул уңайдан Арча педагогия көллиятендәге Әлифба музеенда ун көн рәттән “Буыннар галимне хөрмәтли” дип исемләнгән чаралар узды.
Соңгысы “Гаилә көне” дип аталды. Бу бәйрәмгә көллият директоры Гөлнара Гарипова Сәләй аганың иң якын кешеләрен – гаиләсе белән улы Камилне, кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләрен, шәкертләрен, авылдашларын җыйган иде. Хәтер төпкелләрен актарган истәлекләр Коръән ашы белән тәмамланды.
Бу очрашудан мин Сәләй ага белән Рәмзия апа эшенә дөрес бәя бирә алган фикердәшләрем өчен күңел сөенерлек бер яңалык ишетеп кайттым. Соңгы елларда төрле авторлар тарафыннан Әлифба дәреслекләре шактый иҗат ителде. Сүз дә юк, анализлый башласаң, аларның уңай яклары да, тискәре яклары да бардыр. Әмма иң соңгыларының берсе булган Әлифба дәреслеге Сәләй ага белән Рәмзия апа методикасына нигезләнеп төзелгән. Белгечләр әйтүенчә, озак вакыт төрле алымнар кулланып эшләп караганнан соң, нәкъ менә берничә буынны белемле иткән зәңгәр тышлы Әлифба иң уңайлысы дип табылган. Бары тик, заманасына күрә, уллары Камил абый рөхсәте белән, кайбер сүзләр һәм рәсемнәр генә алыштырылган.
Хәтер төпкелендә ниләр бар?
Арчада Сәләй аганың язмышын Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Бер караганда, тел, милләт дип яшәгән бу икәүнең тормыш юллары әллә ни охшамаган да кебек. Тукай иҗат дөньясында кайный, Сәләй ага бар гомерен балаларга багышлый. Тик аларны шактый нык берләштергән бер әйбер бар. Бу – ятимлек. Сәләй-Сөләйман Самара өлкәсендәге Камышлы районының Татар Байтуганы авылында дөньяга килә. Малайга алты ай чагында, урманда ниндидер кешеләр, ялгышып, әтисенә кул салалар. Әтисенең әнисе Миңнегайшә апаның сүзе нык була: “Ир бала ата нигезендә үсәргә тиеш”. Соңрак Сәләй ага үзенең истәлекләрендә болай яза: “Төш кебек кенә хәтерлим. Тузанлы юл. Шунда кара кием кигән ниндидер бер апа мине, елый-елый, кысып кочаклый. Мөгаен, ул минем әнием булгандыр”. Шушы мизгел аны гомере буена озата бара. Әнисенең язмышын башкача белми. Тик Миңнегайшә әбинең сәламәтлеге какшап китә. “Асрамага бала бирәм”, – дип, Байтуганга сөрән сала. Мәчет янында яшәүче Гатат аганың балалары булмый, малайны үз гаиләсенә сыендыра, Миңнегайшә апаны да ташламый, соңгы юлга озата.
Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәннән соң, Сәләй аганың Байтуган белән нәсел җепләре өзелә, күрәсең. Ике гаиләнең дә йортлары бушап кала. Әмма Байтуганны, аның мәгърур Бигәш, Алтын, Кылыч тауларын беркайчан да онытмый ул. Институтта укып йөргәндә, Башкортстанның Эстәрлетамак авылыннан килгән Рәмзия исемле кызны очрата. Ул да ятимә, балалар йортында тәрбияләнә. Мине аннан да яхшырак аңлаучы булмас, ул мине беркайчан да ташламас, дип уйлый егет. Һәм ялгышмый.
Егет белән кыз юллама буенча Арча ягына юл тоталар. Педагогия училищесына кайтып, җиң сызганып эшли генә башлыйлар, сугыш бу гаиләнең бәхетенә чик куя. Завуч вазифасын алып барган Сәләй Вәгыйзовны фронтка алалар. Аның урынын Рәмзиясе алыштыра. Көн дә хәбәр көтеп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп яши ул хәләленең. Әмма, ни кызганыч, кайту юллары урау була шул. Әсирлеккә төшкән Сәләйне: “Сине барыбер лагерьга җибәрәчәкләр”, – дип, Америкага китәргә үгетлиләр. Әмма егет: “Минем туган илемә, гаиләм янына кайтасым килә”, – дип үз сүзендә нык тора. Шулай итеп, турыдан-туры Печора лагерьларына эләгә. Бала күтәреп, иренең хәлен белергә Себергә килеп төшкән хатынына Сәләй: “Сиңа миннән баш тартырга туры килер инде. Югыйсә балаларны үстерергә бик авыр булыр”, – дип әйтергә көч таба. Баш тарта аннан Рәмзиясе. Бары тик кәгазьгә кул куяр өчен генә. Ә күңеле белән... Озак та үтми, тагын Себергә китеп бара. Бу юлы инде органнар эшкә чынлап торып тотыналар: эштән алалар, хәтта тулай торактан да чыгаралар. Әле ярый дуслары сыендыра. Хәер, андыйлар табылмаса да, гаеп итеп булмас иде. Вакыты нинди бит! Халык дошманы гаиләсенә ярдәм иткән өчен, үзеңне төрмәгә тыгып куярга да күп сорамаслар. Әле аннан соң да зур урыннарда эшләгән дусларының ярдәме белән педучилищега яңадан эшкә урнаша ала Рәмзия апа.
Педучилищеда
Рәмзия Вәлитова шул көннәрдән алып 1969 елга кадәр Арча педагогия училищесында татар теле, әдәбияты һәм методикасы дәресләрен укыта. СССР халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Сәләй ага, лагерьлардан исән-сау әйләнеп кайткач, баштагы мәлдә кагылып-сугылып йөртүләргә дучар була. Үзе барыбер гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Башта мәктәптә укыта, район халык мәгарифе бүлегендә инспектор булып эшли, аннан педучилищеда ул да татар теле, әдәбияты һәм методика дәресләре укыта. Сәләй Вәгыйзов – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, К.Д.Ушинский медале иясе. Болар, әлбәттә инде, ике галимнең тормыш юлыннан өзекләр генә. Педучилищеның элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев әйтмешли, алар икесе дә академик исемен йөртергә хаклы. Тик теге яки бу сәбәпләр белән андый дәрәҗәле исемнәр бирелми генә калган.
Ни әйтсәк тә, көчле рухлы булган Сәләй ага белән Рәмзия апа. Авырлыклардан күңелләре тупасланмаган аларның. Шулай булмаса, җиң сызганып, нәкъ менә сабыйлар өчен булган дәреслеккә – Әлифбага тотына алырлар идеме икән? 1960 елда төзелә башлаган дәреслек укучылар кулына 1965 елда гына барып ирешә. Татарстан Мәгариф министрлыгы уздырган бәйгедә Сәләй ага белән Рәмзия апаның зәңгәр тышлы Әлифбасы икенче урынны ала. Беренче урын бирелми. Шуннан соң Әлифбаларга “юл ачыла” да инде. Алты яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы башлангыч мәктәп өчен, “Рәсемле Әлифба”... Алар хәтта Әлифбаны латин графикасы белән дә төзергә өлгерәләр. Хәер, бу ике галимнең хезмәтләрен санап бетерерлек кенә түгел: барлыгы 40 тан артык. Шулар арасында укытучыларның өстәл китабына әверелгән уку китаплары, татар теле дәреслекләре, “Кызыклы грамматика”, “Матур язу” дәфтәрләре, методик кулланмалар... Аларның барысы да бүген дә хезмәттә, бүген дә укытучылар кулында. Ә бит заманында Сәләй аганы “фән кандидаты булмаган башың белән буталып йөрмә” дип, Әлифбасы-ние белән Мәгариф министрлыгыннан борып та чыгаралар, конкурста катнаштырмаска маташалар. Ярый әле түрәләр арасында аңлый белгәннәре табыла.
Педагогия көллиятендәге бөтен дөньяда тиңе булмаган Әлифба музеенда менә шул хезмәтләрнең барысы белән дә танышырга мөмкин.
Байтуганда
Сәләй агага соңгы 30 ел гомерендә сәламәтлеге какшау сәбәпле дә (ул 96 яшьтә бакыйлыкка күчте), башка сәбәпләр белән дә туган авылына кайтырга насыйп булмаган. Әмма ул, күп еллар искә дә алынмыйча, инде онытылып барганда Байтуганына “кайта” алды. Һәм ничек кенә әле! Бу хәл авыл фельдшеры Нурания Абзалова белән бәйле.
Нурания укырга кергән елны Байтуганда татар мәктәбе ябыла. Татар балалары, елый-елый, Урыс Байтуганына юл тота. Мәктәптә хәтта татарча сөйләшсәң дә, укытучылар ачулана. 1975 елда мәктәп укучылары арасында Самара өлкәсе буенча үткәрелгән “С чего начинается Родина?” исемле иншалар бәйгесендә Нурания беренче урынны ала. Аның күз яшьләре белән язылган иншасы “Шуршат страницы Алифбы” дип атала. Монда кыз шушы кадерле Әлифбасыннан хәрефләрне өйрәнә алмавы, мәктәптә үз телендә сөйләшергә мөмкинлек булмавы турында әрни-әрни яза. Ул вакытта бу дәреслекнең авторы Сәләй ага Вәгыйзовның үз авылдашы икәнлеген белми дә әле. Бу хакта ул соңрак, телевидениедән Сәләй аганың юбилеена багышланган бер тапшырудан ишетә. Һәм өнсез кала. Нигә туган ягында аның хезмәтен дә, исемен дә белмиләр соң дип, бик аптырый. Авылдашлары да мәчет янындагы Гататның асрамага Сәләй исемле малай алып үстергәненнән гайре бер нәрсә дә әйтә алмыйлар. Уйланып йөри торгач, Арча педучилищесына хат язып сала ул. Җавап Сәләй аганың үзеннән килеп төшә. Нурания ире Фәргат, тагын бер укытучы белән Арчага юл тота. Кунакларны бик җылы каршылыйлар. Озатканда, инде машинага утырдым дигәндә, Сәләй ага Нураниягә бер сорау бирә. “Минем йортым ни хәлдә икән?” “Шул мизгелдән башлап, Сәләй аганың бу сүзләре миңа тынгылык бирмәде. Аның нигезендәге ташландык хәлгә калган йортны күргән саен, йөрәгем сыкрый иде”, – дип искә ала Нурания ханым.
Җае табыла тагын. Шул елларда Арча педагогия көллиятенең ише галдында Әлифбага һәйкәл ачыла. Бәйрәмгә байтуганлыларны да чакыралар. Нурания ханымның уенда гел бер нәрсә бит инде – Сәләй аганың нигезендә музей торгызу. Инде район башлыгы белән дә килешенгән. Тик акча кытлыгы гына чабудан тарта. Шунда тантанага килгән Разил Вәлиев аңа эшлекле бер фикер әйтә: барысын да аңлатып, Президентка хат язарга тәкъдим итә. Нурания шулай эшли дә. Акча мәсьәләсе хәл ителә.
Әле музей төзелә башланганчы ук авыл халкы ниндидер бер күтәренкелек белән эшкә керешә: экспонатлар җыя. Шуңа монда авыл тарихына багышланган көнкүреш әйберләре дә, татар сыйныфлары өчен меңләгән тираж белән басылып чыккан Әлифба дәреслекләре дә, ике галимнең башка эшләре дә урын алган. Хәзер инде Байтугандагы Әлифба музеена каян гына килмиләр! Самара өлкәсендәге татар авыллары өчен генә түгел, ераграк төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен дә кабат-кабат милләт, тел язмышы турында уйланырга җирлек бирә бу музей.
Фәния Әхмәтҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев