Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә ирекле көрәш буенча турнир үткәрелде

Зәй шәһәрендә ирекле көрәш буенча «Кыш бабай» призына ачык республика турниры үткәрелде.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 100дән артык спортчы көч сынашты. Районыбыз данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Круглое Поле поселогы филиалы спортчылары яклап чыкты. Үз үлчәү категориясендә Милана Сәлахова II урын яулап алды. Милананың ирекле көрәш белән әле 3 ай гына шөгыльләнгәнен әйтеп үтү кирәк. Моңа карамастан ул инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Районыбызда шундый перспективалы кыз булуы сөенечле хәл, дип хәбәр итте безгә тренер-укытучы Рафаэль Гыйзәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев