Үзара салымның авылларны төзекләндерүдә ярдәме зур
Быел август аенда ТР муниципаль берәмлекләре президиумы утырышында республикада үзара салым җыюның бердәм көнен булдыру турында карар кабул иттеләр. Хәзер ул ел ахырында ук - ноябрь аеның өченче якшәмбесендә үткәреләчәк. Быел ул 20сенә туры килә. Бу көнне безнең районның да барлык 23 авыл җирлегендә үзара салым җыю өчен тавыш бирүләр...
Референдумны алданрак уздыруның төп сәбәбе шунда: аны ел башында гына үткәргәндә, тиешле документлар барлык инстанцияләрне үтеп расланганчы, шактый вакыт үтә, бюджеттан өстәмә финанслау соңга кала. Эшләрне сыйфатлы итеп башкару өчен, акчаларның елның беренче кварталында килүе шарт. Ә моңа кадәр беренче кварталда референдум гына үткәрелә иде.
Искә төшерәбез: республика бюджеты, җыелган һәр 1 сумга өстәп, тагын 4 сум бирә. Шулай итеп, халык, мәсәлән, бер җирлектә 100 мең сум җыя ала икән, аның 500 мең сумлык эш башкарырлык акчасы булачак дигән сүз. Районда бу юлы, авыл җирлекләренең һәрберсенең кабул иткән карарыннан чыгып, үзара салым суммасы җирлектә теркәлгән һәр кешегә 100дән башлап 300 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Искәрмә дә бар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I, II төркем инвалидлары, ялгыз яшәүче өлкәннәр, көндезге бүлектә укучы студентлар, күп балалы гаиләләр өчен үзара салым күләме киметелә.
Тәҗрибәдән күренгәнчә, үзара салым җыю җирле әһәмияттәге бик күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Җыелган һәм дәүләттән өстәп бирелгән акча җирлекләрдә, нигездә, авыл эче юлларын ремонтлауга, зиратларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга һәм башка шундый гомуми мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла.
Халыкның күпчелеге үз авылының яшәешенә битараф түгел. Үзара салым акчасын җыюның да кирәкле гамәл икәнен алар яхшы аңлыйлар. Ләкин акчаның чыннан да файдага тотылуын, хисапларның үтә күренмәле булуын, башкарылган эшнең күзгә күренеп торуын телиләр. Аннары, җирлектәге авылларның барысыннан да җыелган һәм дәүләттән бирелгән акча бергә туплана. Акча бер җирле пункт өчен генә тотылмасын, барлык авылларга да тигез өлеш чыксын иде, диләр районда яшәүчеләр.
«Түбән Суыксу авыл җирлегендә дә үзара салым чараларын чиратлап барлык авылларга да бүләбез», - ди җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов. Җирлек салым җыюда 2014 елдан катнаша. Ул елны үзара салым күләме бер кешегә 100 сум дип билгеләнеп, халыктан барысы 135100 сум акча җыя алганнар. Дәүләттән бирелгәнен дә кушып, җәмгысе 675500 сум акча тупланган. Бу акчага Яңа Мусабайда юл салынган, Түбән Суыксуда яңа зират төзү өчен материаллар алганнар, Түбән Суыксуда ял паркында балалар мәйданчыгы төзегәннәр.
2015 елда җирлек үзара салым акчасын 200 сум итеп билгеләү турында карар чыгарган. Карарга Түбән Суыксуның Яңа, Басу урамнары юлларын ремонтлау (200 мең сум), Түбән Суыксуда яңа зират өчен материаллар сатып алу (203 мең сум), Югары Суыксуда авария хәлендәге агачларны кисү (67 мең сум), авылларның урамнарына яктырту фонарьлары алу (50 мең сум), Куадыда яңа зират территориясен төзекләндерү (106 мең сум), Яңа Мусабай авылы урамын яктырту (83 мең сум) кертелгән. «Әлеге эшләрнең барысы да башкарылды» - ди җирлек башлыгы.
2016 елның үзара салым акчасыннан Түбән Суыксуның Елга урамын ремонтларга 50 мең сум, Куадының Казан урамына асфальт валчыгы җәяргә 100 мең сум, Түбән Суыксудагы парк территориясенә тротуарлар җәяргә 50 мең сум, яңа зиратны төзекләндерергә 33 мең сумга якын өлеш чыгарылган.
Куадыдан Алсу һәм Назыйм Фатыйховлар гаиләсе авылның күптән түгел генә төзекләндерелгән Казан урамында яшиләр. Биредә 25ләп йорт исәпләнә. Асфальт валчыгы урамның буеннан-буена салынган. «Без инде монда озак еллар гомер кичерәбез. Юл язын-көзен пычрак була иде. Әлбәттә, бүген шартлар бик күпкә яхшырды. Урамда яшь гаиләләр дә күп, уннан артык мәктәп укучысы гына бар. Аларга да йөрү уңайланды. Эшне оештыручыларга, башкаручыларга рәхмәт. Ә үзара салым акчасын җыюга каршы килмибез, үзебез өчен бит. Яңа зиратны төзекләндерү өчен дә өлеш чыгарылган. Монысы да бик изге гамәл», - диләр алар.
Киләсе ел өчен дә җирлектә үзара салымны бер кешегә 200 сумнан калдырганнар. Җыелган акчага Югары Суыксуда Елга урамын төзекләндерү, Куадыда һәм Яңа Мусабайда балаларга уен мәйданчыклары кую, Түбән Суыксу паркын яшелләндерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев