«Үз көчең белән төзелгән өйдә һәр кирпеч кадерле була», – ди Энҗе Исламова
Хәбәр иткәнебезчә, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге районда гомер итүче яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе игълан итте. Шушы көннәрдә без Иске Абдул авылына юл тоттык һәм бәйгедә катнашучы өч гаилә белән очраштык.
Беренче тукталу урыны - Гомәровлар гаиләсе. Ерактан ук бүтән йортлардан аерылып торучы агач өй янына килеп туктадык. Капка төбендә безне яшь кенә, мөлаем Ләйсән исемле кыз каршы алды. Капкадан үтү белән күзгә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ишегалды ташланды. Биредә шулай ук ял өчен - атынгычлы эскәмия дә бар иде.
- Миңа 24 яшь, ирем Илнурга - 32. Кызыбыз Самирага 3,5 яшь кенә әле, - дип сөйләп китте хуҗабикә. Әлеге өйне 5 ел элек төзи башлаган идек. Бу елны өйгә тагын бер бина кушып салырга ниятләдек, - дип төзү эшләре барган җиргә күрсәтә Ләйсән. - Яңа төзелгән бинада иркен аш һәм юыну бүлмәләре, бәдрәф булачак.
Кирпечтән эшләнгән ике яклы тагын бер бинага күзем төшеп, шуның турында сорашам. Монысы - мунча белән җәйге веранда икән. Бик килешле килеп чыккан. Бинаның түбәсеннән җиргә кадәр декоратив фасоль үсеп утыра, ишектән чыгу белән агач эскәмия, ишекләр хәзерге заманда модада булган көрән төстәге пластиктан. Җәйге веранда дисәң дә, эчендә яшәү өчен бар кирәк-яраклар да бар.
Ләйсән үзе яшь булса да - бик уңган хуҗабикә икәнлеге әллә каян күренеп тора. Бар жирдә дә жыйнаклык, чисталык-пөхтәлек.
Ә өй эченә үткәч, биредә матурлыкка исләр китте. Һәрбер җиһаз зәвык белән эшләнгән. Ә иң мөһиме шул - өйдә тәмле агач исе килә. Бер мәлдә, үзеңне саф һавалы урманда кебек хис итәсең. Биредә эш сөючән, оста куллы, булсын дип эшли торган гаилә яшәгәне аңлашыла. Авылда шундый тырыш, башка яшь парларга өлге итеп куярлык гаилә яшәгәндә - авылның киләчәге бар дәгән сүз.
Ләйсән белән саубуллашып, гаилә бәхете, планнары тормышка ашуын теләп, Сәитовлар гаиләсенә юл тоттык. Кирпечтән салынган ике катлы йорт янына килеп туктадык без. Каршыбызга йортның хуҗасы Разыйфның әнисе - Зөлфия ханым чыкты. Разыйф һәм Рәмзия үз эшләре буенча шәһәргә киткән булып чыктылар.
- Улыма да, киленемә дә 30 яшь кенә әле, өч уллары бар. Олысына - 8 яшь, иң кечкенәсенә - 1,5 яшь кенә. Киленнән бик уңдык. Рәмзия эш сөючән, гаилә өчен җанын бирердәй кыз булып чыкты. Безнең белән бергә 7 елдан артык тордылар. Бар эштә дә безгә ышанычлы терәк, булышчы булдылар. 2 эл элек, башка чыгып, үз көчләре белән йорт салырга тотындылар. Барлык төзекләндерү, ремонт эшләрен күмәкләшеп эшләдек. Түбәсен дә яптык, обойларын да килен үзе ябыштырды, идәннәрне ирем эшләде, абыйлары да хәлләреннән килгәнчә булышлык күрсәттеләр, - дип сөйләде Зөлфия ханым өйгә керергә чакырып.
Өй эче якты, бүлмәләре иркен. Бар якта да хәзерге замана җиһазлары. Биредә ниндидер үзенә генә хас җылы мохит хөкем сөрә. Диварларда гаилә архивыннан алынган фотосурәтләр эленгән. Олы бүлмәдә Рәмзия белән Разыйфның ике улы телевизор карап утыра. Сүз дә юк, алар - бар яктан да булган, мактауга, хөрмәткә лаек яшь пар. Үз көчләре белән эшләп тапкан акчаларына салынган йортта, бала бәхетен татып, булганына куанып яшәргә язcын.
Ике йортта булып, матурлыкны күрдем инде дигән уйлар белән, Айрат һәм Энҗе Исламовлар торган йортка юл тоттык. Капка төбенә килеп туктау белән, кызлар өчен кулдан ясалган уен мәйданчыгына күзем төште. Гөмбәләрен дә утыртып куйганнар, уртада сарыга буялган пластик шешәләрдән - кояш. Капканы ачып җибәрү белән, гөлләр патшалыгына эләккәндәй булдык. Төрле төстәге чәчәкләрдән күзләр камаша. Питунья, астра, лабелия, циния, георгин, хәтта декоратив пальма да бар! Искиткеч! Моның кадәр гөлләрне карап үстергән хужабикә үзе дә уңган булырга тиеш. Нәкъ шулай булды да. Кунакларны каршы алырга ике кызын җитәкләп, зифа буйлы, чибәр Энҗе үзе чыкты.
- 2013 елда фундамент салып куйган идек. 2014 елда төзү эшләренә керештек. Әле бу елны апрель аенда гына яңа өебезгә күчтек. Моңа кадәр, әкренләп, өйгә барлык кирәк-яракларны ала бардык. Үз көчең белән төзелгән өйдә һәр кирпеч кадерле була икән, - дип сөйләде хуҗабикә.
Өй артында урнашкан бакчага үтәбез. Чия, алма, груша агачлары, көнбагыш, рәт-рәт кәбестә үсеп утыра. Теплица эчендә кыяр-помидор, әле 20 сутый бәрәңге дә утыртканнар. Энҗе сөйләвенчә, моңа өстәп, әле сыер да алырга җыеналар икән.
Өй эченә үтү белән, мөкиббән китеп, барыбыз да сүзсез калдык. Биредәге матурлык! Икенче катка менүче баскыч кына да ни тора! Шундый зәвык белән эшләнгән, һәрбер әйбер төсенә туры китереп, уйланып алынган. Түшәмдә урта гасыр замокларында гына була торган люстра эленеп тора.
- Икенче катны әле ремонтлап бетермәдек. Анда кызларыбыз өчен иркен ике бүлмә ясарга планлаштырабыз. Ирем бик уңган, утны да үзе кертте, хәттә декоратив баскычны да үзе ясады, - дип сөйләде уңган хуҗабикә.
Исегезгә төшерәбез, «Якты» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында
htt://www.tukai-rt.ru/) «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә катнашучыларның шәхси хуҗалыклары өчен тавыш бирү бара. Сез дә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзегезнең тавышыгызны калдыра аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев