Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз фикерен белдермәгәннәрнең пенсия җыемнары тарату системасына күчереләчәк

Үз фикерен белдермәгән кешеләрнең пенсия җыелмалары 2014 елда тулаем күләмдә тарату системасына күчереләчәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның сентябрендә кабул ителгән иде. Моңа кадәр "тынсыз"ларның җыелма өлеше 2014 елда 6 проценттан 2 процентка кадәр киметелеп сакланып калачак, ә иминият өлешенә калган 4% барачак, дип фаразланган иде. Кертемнәрен 6%...

Үз фикерен белдермәгән кешеләрнең пенсия җыелмалары 2014 елда тулаем күләмдә тарату системасына күчереләчәк. Әлеге карар РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның сентябрендә кабул ителгән иде. Моңа кадәр "тынсыз"ларның җыелма өлеше 2014 елда 6 проценттан 2 процентка кадәр киметелеп сакланып калачак, ә иминият өлешенә калган 4% барачак, дип фаразланган иде. Кертемнәрен 6% күләмендә калдырырга теләгән гражданнар 2013 ел дәвамында тиешле гариза язарга тиеш иде. Финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко белдергәнчә, әлеге чара 2016 елга кадәр бюджет өчен 350 млрд. сум тирәсе акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Аның сүзләре буенча, пенсионерларның 44%ы җыелма өлешен сайлаганны истә тотып, әлеге ике процент белән бергә өстәмә аерма 2014 елда 102 млрд. сум, 2015 елда 116 млрд. сум, 2016 елда 133 млрд. сум тәшкил итәчәк. Әлеге карар шушы елларга РФ Пенсия фонды бюджеты проектын әзерләгән вакытта истә тотылган, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының рәсми сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев