Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләрен китаплар өйрәтә

Балаларның урамда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның игътибарын арттыру максатыннан «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсендә «Юл йөрү кагыйдәләрен куллан!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Ул нәни укучыларны юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтәчәк. Балалар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы китаплар табачаклар, юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен шигырьләр ярдәмендә өйрәнәчәк. Өлкәнрәк балалар өчен «Хәерле юл!» сериясеннән брошюралар кызыклы булачак. Күргәзмәгә килүче баллалар әти-әниләре белән бергә үзләренең юл билгеләрен белүләрен тикшереп, сорауларына җавап та таба алачаклар, дип хәбәр итә безгә китапханәдән Эльмира Закирова. 
/ Фото Эльмира Закировадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев