Юл штрафлары буенча белдерүләрне быелдан башлап электрон форматка күчерә башлаячаклар
Яңалыклар

Юл штрафлары буенча белдерүләрне быелдан башлап электрон форматка күчерә башлаячаклар

Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык квитанцияләрен тарату онлайн рәвешенә күчәчәк, - ди Татарстанның элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Быел Татарстанда юл штрафларын түләү буенча белдерүләрне кәгазьдән электрон форматка күчерәчәкләр. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Иннополис" ИТ-шәһәрендә министрлыкның йомгаклау коллегиясендә әйтте.

Расширенное заседание коллегии Министерства информатизациии связи Республики Татарстан "Об итогах работы отрасли информатизации и связи Республики Татарстан в 2018 году и задачах на 2019 год". Принимают участие Заместитель Председателя Правительства Российской Федерации М.А. Акимов, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, бу чара бюджет чыгымнарын киметүгә юнәлтелгән. "2018 елда белдерүләрне почта аша җиткерү өчен 200 миллион сум акча сарыф ителде. Яңа электрон хезмәт ел саен бюджетка 20 миллион сум акчаны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.

Расширенное заседание коллегии Министерства информатизациии связи Республики Татарстан "Об итогах работы отрасли информатизации и связи Республики Татарстан в 2018 году и задачах на 2019 год". Принимают участие Заместитель Председателя Правительства Российской Федерации М.А. Акимов, Президент Республики Татарстан Р.Н. Минниханов.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев