Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл иминлеген... ялган машиналар кисәтә

Ике ел эчендә ЮХИДИ өлкәсендә 200гә якын хезмәткәр кимегән. Кадрларны кыскарту 2011 елда ук «милиция» «полиция»гә әйләнгән заманда башланды. Хезмәткәрләрнең 22 проценты эш урыннарын алыштырырга мәҗбүр булды.

Караңгыда авылга кайтып барганда юл трассасында еракта ЮХИДИ машинасы күзгә чалынды. Ул урында беркайчан да юл иминлеге инспекторлары тормый иде, әллә берәр юл һәлакәте булдымы икән, дип уйлап куйдык. Баксаң, ялган машина икән бит бу, ЮХИДИ машинасын хәтерләткән муляж куйганнар.Чыныннан аерып булмый, утына кадәр янып тора.

– Юлларда муляжлар урнаштыру Совет заманында ук булган. Бу гади генә картоннан ясалган машина сурәте түгел, әлеге заманча җайланмага маяк кебек ут куелган. Ул караңгыда яна. Машина йөртүчеләр аны ерактан ук күреп, тизлекне киметсен, игътибарлырак булсын өчен эшләнә бу. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге машина макеты куелган урыннарда юл һәлакәтләре саны кимегән, – ди Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов.

Картон дигәнем, һич кенә дә юка кәгазь түгел икән, бу машина макетлары яңгыр, карга чыдам, металл профильдән ясалган. Полиция машинасыныкы шикелле кызыллы, зәңгәрле төс белән яна торган утлары батарей белән эшли, кояш нурыннан энергия ала.

Беренче муляж республиканың иң күп һәлакәтләр була торган урынында Казан – Ульяновск трассасында куелган булган. Аларны олы юлларда гына түгел, шәһәр эченә дә куярга уйлыйлар. Ленар Габдрахманов бу практиканы киңрәк кулланырга, киләчәктә муляж машиналарны арттырырга җыенуын әйтте.

Баксаң, элек куелган макетларны җимерүчеләр, хәтта үзләре белән алып китүчеләр дә булгалаган. Шуңа да заманчаларын видеокүзәтү булган урыннарга урнаштыра башлаганнар. Ни дисәң дә, белгечләр исәпләвенчә, бер макетның бәясе 50 мең сумга якын тора, ди.

Ике ел эчендә ЮХИДИ өлкәсендә 200гә якын хезмәткәр кимегән. Кадрларны кыскарту 2011 елда ук «милиция» «полиция»гә әйләнгән заманда башланды. Хезмәткәрләрнең 22 проценты эш урыннарын алыштырырга мәҗбүр булды. 2016 елда тагын бер реформа юл иминлеге инспекторларын эшсез калдырды.

Дөрес, моңа карап ЮХИДИ өлкәсендә эш начарланмады, тик эш артты. Ә инспекторларны камералар, фоторадарлар, муляжлар алыштыра башлады. Ничек кенә булмасын, болар берсе дә «тере» кеше түгел шул. Руль артындагы исерекне дә, җәяүлегә юл бирмәүчене дә кисәтә алмый алар. Җитмәсә кайберәүләр камераларны алдауның мең төрле җаен таба. Машиналарның дәүләт номерларын кәгазь белән томалый, пычракта махсус юмый.

«Ярый әле эчке эшләр министрлыгы Президент ярдәме белән 165 муниципаль хезмәткәр белән тәэмин ителде»,– ди Ленар Габдрахманов. 2011 елда барлыкка килгән «муниципаль милицияләр» гражданнарның куркынычсызлыгын саклауга зур өлеш кертә.

Киләчәктә штатны арттырырга, юл иминлеге инспекторлары санын күбәйтергә җыеналар икән. «Бу өлкәгә эшкә килергә теләүчеләр җитәрлек, штатны арттырган очракта кадрлар белән кытлык булмас», – ди Ленар Габдрахманов.

 

«Шәһри Казан», Эльвира Мозаффарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев