Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилей – тукайлылар язмышында

​​​​​​​Князево авылында узачак район бәйрәменә чакырылгач, икеләнеп калдым. Бакчада эшләр башланды. Быелгы яз бик үзенчәлекле – туфрак көнләп түгел, сәгатьләп кибә. Кишер, чөгендер ише салкынга чыдам орлыкларны чәчә башласаң да була. Шулай да узачак чара күңелне кузгатты. Район юбилее бит, ә мин 45 ел гомеремне районым яшьтәше «Якты юл» газетасында эшләүгә багышладым.

Шул чорда район басуларын ничәмә тапкыр әйләндем икән, «попутка»-ларда да йөрдек. Тырыш игенчеләрнең, терлекчеләрнең күбесен исемләп белә идем. Алар хәзер өлкән яшьтә инде. Очратсам танырмын, хәл-әхвәлләрне белешермен дип тә уйладым. Кызганычка, берсен дә күрергә насыйп булмады. Залдагы яшьләрне танымыйм инде мин. Аның каравы бик матур концерт карап кинәндем.
Безнең район хезмәттә югары нәтиҗәләр белән генә түгел, теләсә нинди зур сәхнәләрне гөр-ләтерлек үзешчәннәре, спорт ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирешә торган спортчылары белән дә дан тота. Районда бу тармакларга да игътибар зур. Концерт җыелма вокаль коллектив башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән башланды. Аннары сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаевны чакырдылар.
– Районыбыз КАМАЗ, зур шәһәр тирәсенә урнашканлыктан, безгә аның эшчеләрен авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итү йөкләнгән, – дип башлады ул чыгышын. – Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне елдан-ел арттыра барып, иңнәребезгә йөкләнгән олы бурычны намус белән үтәп киләбез. Азык-төлек җитештерүдә респубикадада да алдынгылар арасында. Эшләү, яшәү өчен бөтен шартлар тудырыла. Җитештерелгән продукцияне сату өчен мөмкинлекләр зур. Безнең район инвестицияләр кертү өчен дә уңай. Бүген басуларда язгы кыр эш-ләре башланды, димәк, алда җитди сынаулар. 
Аннары алкышлар астында дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшыру башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы 45 ел буе районда төрле тармакларда хезмәт куйган ветераннар, район оешкан елда гаилә корып 45 ел гомер иткән парлар, сәнгать коллективлары чакырылды. Җылы рәхмәт сүзләрен әйтеп, җитәкчеләр аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 
Концерт номерлары дигәннән, кайсын гына алма – «Питрау» фольклор коллективының халыкчан җырларымы, «Новый век» вокаль ансамбле яки «Энҗе» хореография коллективымы, «Без биибез» дигән татар биюе, керәшен биюе дисеңме – һәркайсы зур сәхнәләрдә куярлык. Җырчылар Леонид Скороходовны, Наталья Гарасеваны, Алия Карпова белән Володя Самойловны яратып тыңладык. Шуңа игътибар итми мөмкин түгел: районыбыз күпмилләтле безнең, шушы концертта да ачык күренде ул. Сәхнәдә төрле милләт вәкилләренең чыгыш ясаулары шул хакта сөйләде.
Алып баручылар Илмир Ямалов белән Гөлназ Зариповага берничә сүз әйтәсе килә. Концертны алып баручы (ә бу бәйрәм бит әле) номерларны игълан итү генә түгел, зал белән сәхнәне җылы сүзләр белән тоташтырырга, атмосфераны сүз белән җылытырга тиеш. Район кыр эшләренә кереште, ә нигә әле туган җирнең газизлеге, игенченең уңганлыгы турында сөйләмәскә. Бу сүзләрем киләчәк өчен, ә алар икесе дә зифа буйлы, сәхнәдә матур күренәләр, сәхнә өчен кирәкле кешеләр.
Кайтыр юлга чыктык... Кичке эңгер төшеп килә. Көн шундый матур. Авылга якынайгач иген кырындагы тракторлар гөрелтесе җанга җылылык бирде. Басуның бу ягында да, аргы башында тракторлар җир тырмалый. Аллага тапшырдык, яңа уңыш өчен олы көрәш башланды. Шундый рәхәт булып китте. Күңелгә җылы дулкын йөгерде.

Заһидә Нәбиуллина, 
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, КАМАЗ төзелеше ударнигы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев