Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйтер сүзем бар

Колхоз оешкан елларда: «Колхоз кадала микән, колхоз тарала микән?...» дип җырлап йөрүче булган, имеш. Ул кешенең телен тиз кыскартканнар – колхоз идарәсенә чакыртканнар. Анда баргач ул: «Колхоз каз ала микән, колхоз тары ала микән?» дип җырладым», дигән.

Ә менә без данлыклы «Кама» колхозының ничек таралганын сизми дә калдык. Колхозның гөрләп торган чаклары һаман да истә. Сыерларның сузып-сузып мөгрәүләре, бозауларның уйнаклап чабып йөрүләре, ферма мөдире Харис абый Нуретдиновның иртәнге сәгатьләрдә мал куган көр тавышлары... Фермалар хәзер дә әле төзек, ләкин алар бушап калгач, мескен булып утыралар. Элек гөр килеп торган «Терлекче йорты» да моңсу гына кукыраеп утыра. Авылым тавышлары колакта яңгырагандай була. Рәхәт вакытлар – гөр килеп торган чаклар сагындыра да, юксындыра да.
Мин боларны язганда укучыларым белән фермага барып терлекчеләргә ярдәм итүебезне дә искә төшердем. Мәктәптә байтак еллар атнага ике сәгать кызларга «Терлекчелек нигезләре» дәресләрен укыттым. Без сыер саву аппаратының төзелешен, сыер организмын, бозау карау-тәрбияләү юлларын өйрәндек. Фермага еш йөрдек. Мал асларын чистарттык, сыерларны юдык, саву эшләрен дә башкардык. Бозаулар торагын акбур белән агарту, терлек улакларын кырып юуу дисеңме – бер эштән дә тайчанмадык. Яшь бозаулар дигәннән, терлекләрнең сәламәт булып үсүен дә кайгырттык. Малайлар хезмәт дәресләрендә агач тартмалар ясадылар. Шул тартмаларга туфрак тутырып, бөртек чәчеп, уҗым үстердек. Матур гына үсеп чыккан яшел кыякларны кыркып, яшь малларның рационына керттек. Кыш көнендә менә дигән витаминлы азык! 
Балалар атнаның бер көнендә иртә таңнан алып кичкә кадәр фермада эшләде. Кызым Гөлшатка: «Иртән караңгы, бәйсез этләр дә йөри, Рамил белән бар», – дип әйтә торган идем. Терлекчелеккә башлангыч сыйныф укучылары да үз өлешен кертте. Алар яшь бозауларга күмер ташыдылар, чыршы һәм нарат ылысларын әзерләп элделәр. Ул елларда мәк-тәпне тәмамлаган укучылар авылда калып ике ел рәттән терлекчелектә эшләде. Кайберләре, колхоз эшен яратып, авылда төпләнеп калды. Рәзилә Нуруллина терлекчелектә яхшы уңышларга иреште һәм эше турында Казан телевидениесендә чыгыш ясады. 
Район авылларыннан килгән савымчылар өчен конкурс үткәрелде, һәм шунда укучым Рәзилә Хаҗиева I урын алды. 
«Терлекче йорты»нда балалар белән атна саен диярлек терлекчеләр өчен концерт куйдык, район һәм дөнья яңалыклары белән таныштырдык. Тагын да әле зур эш башкардык – ике ватманны берләштереп «Терлекче» исемле дивар газетасын даими чыгарып тордык. 
Аннары шунысы сөен-дерә иде, терлекчеләр үзләре дә мәдәни чараларда бик теләп катнаштылар. Боерган һәм Колыш савымчылары арасында «Ягез әле, кызлар», «Килен белән кайнана», «Әбием – алтыным» дигән бәйгеләр оештырылды. 
И-й, ул елларда! Иген-челәр, терлекчеләр, укытучылар, авыл халкы арасыннан сәхнә яратучылар бергәләшеп спектакльләр куйдык. Кыскасы, мәдәни тормыш кайнап торды. «Зәңгәр шәл», «Галиябану» кебек классик драма әсәрләре буенча куелган спектакльләребез белән халыкны сөендердек. Әле шул эшләргә өстәп, колхозның радиоузелында атна саен чыгыш ясадык. 
Эшли дә, ял итә дә белдек. Ул чорда терлекчеләр, күпчелек эшне кул көче белән башкарсалар да, мәдәни чараларда катнашырга вакыт бүлә алдылар. Колхозның уңганнары: 32 ел сыер сауган Сәмига Миңнегалиева «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Һәдия Әхмәтгәрәева, Гөлбостан Нуретдинова, Нәкыя Шәрәфетдинова (алар инде мәрхүмә) «Почет Билгесе» ордены кавалерлары булдылар. Нәзирә Сәетҗанова (мәрхүмә) III дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены белән бүләкләнде. Бер язмада барлык терлекчеләрнең исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел. Әле алар турында да язмалар булыр.
Ул чорда хезмәт кешесе эшнең кадерен белеп, дөньяның ямен тоеп яши белгән. Килер буыннар да шушы матур сыйфатларга ия булса иде.

Гөлфия Әһлиева,
Боерган авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X