Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәк кушуы буенча

«Без очрашуларны һәм чараларны йөрәк кушуы буенча үткәрәбез. Безне Әфганстан хәтере, мәңгелеккә шунда ятып калганнарның истәлеге берләштерә, – ди Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов. – Тукай районының 300дән артык егете әфган сугышын узды, аларның җидесе һәлак булды. 1989 елдан хәзерге көнгәчә 42 ветеран вафат булды».

Гомумән, хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы актив эшчәнлек алып бара. Төрле чаралар, яшьләр белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Әйтик, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә Иске Абдулдагы «Гиндукуш» музее базасында Ватаннан читтә сугышчан бурычын үтәгәннәр истәлегенә Хәтер көне уздырылды. Тантаналы митингта район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре чыгыш ясады. Хәтер чарасының икенче өлешендә, мәдәният йортының концерт залында, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров әфганчы-ветераннар хәрәкәте активистлары Марс Лотфуллинга, Миңненазыйр Сәгъдиевка, Рөстәм Әгъләметдиновка, Илгизәр Габдрахмановка, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары Фәнис Хаҗиевка, Олег Газашвилига, Васыйл Гайфуллинга Тукай районы башлыгының Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Музей спонсоры Илгиз Зиннәтуллин «Гиндукуш» хәрби дан музееның һәм әфганчыллар иҗтимагый оешмасының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев һәлак булган солдатларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. 
23 февраль көнне Биклән авылында әфганчы-ветеран Алмас Шәйхетдинов истәлегенә мемориаль такта куелды. Анда күрше районнар һәм Чаллы шәһәре әфганчылары катнашты. Районыбызның әфганчы-ветераннары мемориаль такталарны яу кырында һәлак булганнарга гына түгел, исән-сау кайтып вафат булганнар истәлегенә дә куялар. Ә менә Биклән авыл җирлегендә барлык әфган сугышы ветераннарының йортларына да истәлек такталары беркетелде. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев әйтүенчә, биредә биш әфганчы-ветеран яши. «Бу йортта Әфган сугышы ветераны яши» дигән элмә такта – узган елларның вакыйгалары турында искәртү ул. Аның тәрбияви әһәмияте дә бар: яшь буын Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында да, Әфганстанда хезмәт иткән солдатлар турында да белеп торырга тиеш. Авылларда бу мәсьәлә җиңелрәк хәл ителә. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев тарафыннан без аңлау һәм яклау таптык», – ди ветераннар хәрәкәте активисты Фәрит Галәветдинов.
Мемориаль тактаны ачканнан соң Әфганстандагы һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар Биклән мәдәният йортында музей җитәкчесе – Биклән мәктәбе укытучысы Роза Әхмәтҗанова әзерләгән хәтер чарасында катнаштылар. Анда Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, ветераннар оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, Мәләкәс кунагы – хәрби хирург Ренат Терентьев, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева чыгыш ясадылар. «Мондый очрашулар кирәк. Тарихыбызны, хәрби бурычын намус белән үтәгән якташларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк», дигән фикерне җиткерделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев