Яулыйсы үрләр алда әле
Таныш булыгыз - Людмила Белова. Аңа нибары 23 яшь. Яшь булуына карамастан, ул Кнәз авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Дөрес, тренер һөнәрендә күпчелек ир-атлар эшли. Нигә әлеге нәфис кыз бу үтә җаваплы, физик яктан ныклык таләп итә торган һөнәрне сайлады икән? Бу сорауга җавап эзләп, Людмила белән күрешер өчен,...
Мәктәп бусагасында мине мөлаем, ягымлы, зифа буйлы кыз каршы алды. Муендагы сыбызгысын күрүгә үк, мин аның нәкъ менә мин сөйләшергә теләгән тренер икәнен аңладым.
- Мин 1993 елның 29 маенда Сосновый Бор поселогында туганмын. Әтием Виктор - тренер, биредә шулай ук физкультура укытучысы булып эшли. Әнием Светлана - пешекче. Бала чактан ук әтинең физик ныклыгына сокланып үстем. Әти миндә спортка, үз һөнәренә мәхәббәт уятты. Мәктәпне тәмамлагач, аның киңәше буенча, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенә юл тоттым. 2015 елда әлеге уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. Әллә шулай туры килгән, әллә инде язмыш - миңа үзем укып чыккан мәктәпкә физкультура укытучысы итеп эшкә керергә тәкъдим ясадылар. Укыту белән беррәттән, Сосновый Бор поселогында урнашкан «Яшьлек» спорт комплексына бадминтон буенча тренер булып килдем. Әлеге мизгелдән бер елга якын вакыт тә үтеп китте, - дип сөйләп китте миңа әңгәмәдәшем.
Киштәләрдә торган кубок, медальләргә күзем төште. Спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сорашам:
- Кыска вакыт эчендә балалар бадминтон белән мавыгып киттеләр. Балаларның үҗәтлеген, олы үрләр яуларга омтылышын күреп күңел сөенә бит, андый балалар белән эшлисе генә килеп тора. Аларның тырышлыгы белән күптән түгел өстәл теннисы буенча район беренчелегендә җиңдек, шулай ук бадминтон буенча I, II урыннарны яуладык, - диде миңа Людмила.
- Балалар белән эшләве авыр түгелме, алар күңелендә ышаныч уяту, уртак тел табу зур тырышлык сорый бит, - дип кызыксынам.
- Мин балаларны яратам, хәзер үз гомеремне аларсыз күз алдына да китерә алмыйм. Спорт ярышларында алар өчен шулкадәр борчылам, кайчакларда, алардан да ныграк дулкынланам сыман. Сабыйларның уңышларына чын күңелдән сөенәм. Мине балалар тренер, укытучы буларак кына күрмиләр, ә дус буларак аралашалар, киңәшләр бирүемне сорыйлар, - дип җавап бирде Людмила.
- Үз гомереңне спорт, бертуктаусыз физик күнегүләр белән бәйләгәнгә үкенмисеңме?
- Гомер буе спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару - дөрес юл, минемчә. Иң мөһиме - җан тарткан, күңелгә рәхәтлек бирә торган эшең булу бит. Ә мин үз һөнәремне ихлас яратам. Аның өчен әтиемә рәхмәтлемен. Ул миңа остаз да, киңәшче дә, хезмәтемдә күркәм өлге дә. Аңа тиң булырга тырышам, - дип җавап бирде яшь тренер.
Чыннан да, спорт залына үткәч, балалар үзләренең укытучыларын ни дәрәҗә яратканнарына инандым. Яныннан да китмиләр, хөрмәт итәләр. Яшүсмерләрне мавыктырып, спортка мәхәббәт уята белеп, олы максатлар куеп эшләү - күркәм гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев