Яңалыклар

Яшьләрнең үз парламенты эшли

Яшьләр парламенты Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора.

Республиканың 45 районыннан, 35 коммерцияле булмаган яшьләр оешмасыннан вәкилләр һәм үз-үзен күрсәтүче 20 кеше яшьләр парламентында әгъза булып теркәлде. Алар арасында Тукай районыннан Азалия Низамиева да бар. 
Тукай район Советы каршындагы яшьләр парламен-тының яңа составы тавыш бирү юлы белән формалашты, анда 46 кеше керде. Парламентның беренче утырышы 10 ноябрьдә була. Утырышта парламент рәисе, аның урынбасары, комиссия җитәкчеләре сайланачак. Яшьләр парламентында патриотик, рухи-әхлакый тәрбия, хезмәт һәм мәшгульлек, хокук яклау һәм спорт, яшьләрнең ялын оештыру һәм мәгълүмат ярдәме күрсәтү комиссияләре эшләячәк.


Нет комментариев