Ящур янәшәдә
Оренбург өлкәсендә малларда ящур (тилчә) авыруы ачыклану сәбәпле, Тукай районы хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең эпизоотик иминлек буенча утырышы узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, баш ветеринар табиб Ленар Хәйбуллин, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль инспекциясе бүлеге җитәкчесе Фәнис Мифтахов, «Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы Логман Шабиев катнашты. Чарага район крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре дә чакырылган иде. Белгечләр хуҗалыклар алдына әлеге авыруны районда булдырмау мәсьәләсен кискен куя. Барлык саклык чараларын куреп эш итәргә сорый.
Ящур – хайваннан кешегә дә йога торган аеруча куркыныч инфекция. Авыру йорт һәм кыргый пар тояклы хайваннар өчен куркыныч тудыра. Тилчә белән мөгезле эре терлекләр hәм дуңгызлар авырый. Чиргә бигрәк тә яшь хайваннар тиз бирешә, ди районның баш ветеринары Ленар Хәйбуллин. Ящурның төп билгеләре – авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килү. Алар шартлыйлар һәм эррозиягә әйләнәләр. Бозауларның чире куыкларсыз, кискен гастроэнтерит рәвешен ала. Олы терлекләр – 5-14, яшь маллар 1-2 тәүлектән соң үлә.
Инфекциягә каршы торуның төп чарасы – профилактика, диләр мал табиблары. Тилчә авыруы таралган Оренбург өлкәсеннән һәм Башкортстаннан Татарстанга терлекләр кертү туктатылган. Шуны да истә тоту мөhим, терлек азыгы да инфекция чыганагы була ала. Оренбург өлкәсе һәм Башкортостан территориясеннән терлек азыгын алып кайту шулай ук катгый тыела. Йорт хайваннарында тилчә авыруына хас билгеләр күрү белән тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр итү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев