Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Яшь чак булганга, нинди мөһим эш башкарганыбызны аңламый да идек»

Россия чикләре меңләгән километрга сузылып, судан да, җирдән дә, һавадан да үтә. Ватан киңлекләрен чик сакчылары гаскәрләре саклый – алар армиянең элитасы. Россиядә чик сакчылары көне һәр елны 28 майда билгеләп үтелә. Быел Россиядә чик буе гаскәрләре оештырылуга 100 ел һәм бу көннең рәсми бәйрәм буларак билгеләнә башлавына 60 ел тулды. Бәйрәм көнне без дә редакциягә армия елларын ил чиген саклауга багышлаган, хәзерге көндә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша торган ике райондашыбызны – Риф Хуҗиәхмәтовны һәм Әзһәр Гыйниятуллинны чакырдык.

Сөйләшенгән сәгатькә редакция бүлмәсенә киң җилкәле, билләрен каеш белән буган, күкрәкләре тулы медальле, хәрбиләрчә киенгән ике ир-ат килеп керде. Яр Чаллыдагы «Ватан-Ана» мемориалы каршында уздырылган митингтан туп-туры безгә килгәннәр икән. Һәм без бергәләп чикләрне «йозакта тоткан» еллар турында сөйләштек.
Әзһәр Гыйниятуллин Таулык авылы егете. 1987 елның 16 маенда армия сафларына алынган. Яр Чаллы шәһәренең хәрби комиссариатыннан биш тукайлы китүгә карамастан, чик сакчылары рәтенә Әзһәр генә билгеләнә. Билгеле булганча, бу гаскәрләргә бары тик лаеклы, физик әзерлекле ир-егетләрне генә хезмәткә алалар. Әзһәр нәкъ шундыйлардан була. Хезмәт итү урыны – Төрекмәнстан республикасы, Тахта-Базар авылы. Ике ай ярым өйрәнүләр узгач, солдатлар Әфганстанга үтеп, йөк колоннасы белән азык-төлек, сугышчан һәм медицина кирәк-яраклары йөртә башлыйлар. Үзенең кайда хезмәт иткәнен әнисенә әйтмәскә карар итә яшь егет, үзеннән өлкәнрәк абыйсына гына хатта барысын да яза.
– Яшь чак булганга, башта нинди мөһим эш башкарганыбызны аңламый да идек, тора-бара безнең уяулыгыбызның һәм намуслы хезмәтебезнең илебез чикләренең ныклыгын һәм гражданнарның тынычлыгын тәэмин итүенә төшендек. Әфганстан җирендә тарлавыкны узганда дошман пулясы астына эләктек, 10 сәгать чамасы урыннан кузгала алмый яттык. Яраланганнар булмады, әмма эшкә башкача, җитди карый башладык, – дип искә алды Әзһәр Гыйниятуллин.
Сәмәкәй авылы егете Риф Хуҗиәхмәтов армия сафларына 1983 елны чакырыла. Ерак Көнчыгыш ягына җибәрелә ул. Үз теләге белән чик сакчылары гаскәрләрен сайлый, хәрби җыелма отряд составына керә. Бронялы техникага утырып, солдатлар Әфганстан җирендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләргә беренчеләрдән булып килеп җитәргә тиеш булалар. Риф тә, туганнарын борчымас очен, үзенең Әфганстан чигендә хезмәт иткәнен яшерә.
– Курку хисе гомумән юк иде. Техника алдыннан саперлар бара, минага эләгербез дип тә курыкмадык. Шулай да беренче югалту эзсез калмады. Бронялы техника өстендә басып торучы күзәтүчене – Урал егетен дошманнар атып төшерделәр. Бик кызганыч булды, безнең белән бергә хезмәт иткән яшь егет иде. Тора-бара Ватан төшенчәсе аеруча якын була башлады. Илебез чиге ышанычлы кулларда булуын раслыйсы килү теләге көчәя барды, – дип сөйли бүген Риф Хуҗиәхмәтов.
Әзһәр Гыйниятуллин һәм Риф Хуҗиәхмәтов, икесе дә «Дәүләт чиген яхшы саклаганы өчен», «Рәхмәтле әфган халкыннан», «Беренче дәрәҗә дәүләт чиге гаскәрләре отличнигы» медальләре белән бүләкләнгәннәр, икесе дә хезмәт ветераннары. 
Хәзерге көндә ветераннарның икесенә дә үсеп килүче буынга әлеге хезмәтнең Ватаныбыз өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында аңлату бурычы йөкләнгән. Алар – районда хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары.
– Яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү – бик кирәкле гамәл. Сугыш корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлләр янына бару, туган ил азатлыгы өчен яу кырында башларын салган бабайларның батырлыгын искә алу, сугышчан дан музейлары булдыру, авыллардагы тыл һәм хезмәт ветераннарын олылау – барысы да мөһим чаралар. Үсмер буын туган илен яратырга һәм узганнарыбызга ихтирам белән карарга тиеш, – диләр ил чиген саклаган ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев