Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь арткан саен, мәхәббәт тә арта

Кайберәүләр мәхәббәт өч ел яши диләр. Мондый нәтиҗәгә ничек килгәннәрдер, белмим, ләкин тормыш тәҗрибәсе күрсәтүенчә, мәхәббәт мәңге яши ала. Таулы Дөреш авылында яшәүче Сәлимулла һәм Гөлфирә Бакировларның бер-берсенә терәк булып гомер кичерүләренә 1 март көнне 55 ел тулды. Бу көнне район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, район ветераннар советы һәм инвалидлар...

Беренче караштан ук гашыйк була

Хәзерге вакытта Сәлимулла абыйга 75 яшь, Гөлфирә апага - 72. Ә танышкан вакытларында аларга 20 һәм 17 яшь була. Уртак тормыш юлының башында ук Сәлимулла үзен тәвәккәл, җаваплы, ныклы холыклы егет буларак күрсәтә. Ул вакытта аның әнисе инде авыру була һәм улының тизрәк өйләнүен тели. «Дуслар белән клубка чыккан саен, әни өйгә булачак хатыным белән кайтуымны тели иде», - дип искә ала хәзер Сәлимулла абый. Бервакыт Таулы Дөрешкә туганнары янына чибәр кыз Гөлфирә кунакка кайта. Сәлимулла аңа беренче караштан ук мәңгегә гашыйк була. «Ул көнне без Азат дустым белән урам буйлап бара идек. Карыйбыз, ике матур кыз килә - танышырга булдык. Ләкин Азатка да, миңа да Гөлфирә ошады. Мин югалып калмадым, дустыма атны алып килергә куштым, арбага утырттым да Гөлфирәне, үзебезгә алып киттем. Шуннан бирле бер минутка да аерылышканыбыз юк», - дип елмаеп исенә төшерә Сәлимулла абый. Гөлфирә апа да кияү егетен беренче көннән үк ошаткан: «Аның хатыны булу минем өчен бәхет иде», - ди ул. Гөлфирәнең Казиле авылында яшәүче әти-әнисе әлеге хәл турында танышларыннан белә. Сәлимулла, кәләшнең әти-әнисе янына барып, аның кулын сорарга ниятли. Юлның яртысын үткәч, кызын күрергә дип чыгып киткән әти-әнине очрата. Сәлимулла аларны үзләренә алып кайта, гаиләсе белән таныштыра һәм Гөлфирәне яратуын, аңа өйләнергә теләвен әйтә. Зурлап туй үткәрмәгәннәр - авыр еллар, акча юк. Иске Дөреш авылында язылышканнар да никах укытканнар. Шулай Бакировларның бәхетле, тыныч гаилә тормышлары башланып китә.

Сәлимулланың әтисе 1942 елда фронтта һәлак булган. Гаиләдә әтисез дүрт бала кала. Ә абыйсы йөрәк чиреннән яшьли үлә. Өч апасы кияүгә чыгып китәләр. Сәлимулла, төпчек малай буларак, әнисе белән нигез йортта кала. Гөлфирә кайнанасы белән 18 ел кыз белән ана кебек яшиләр. «Безнең арада бервакытта да ызгыш-талаш, үпкәләүләр, рәнҗетерлек сүзләр булмады. Ул беркайчан да безнең арага кермәде, бик тыныч иде, гел намаз өстендә булды», - дип сөйли Гөлфирә апа. «Гөлфирә дә аңа карата һәрчак ягымлы, сизгер һәм игътибарлы булды», - ди Сәлимулла абый хатыны турында.

Мәхәббәт аларга бар авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә

Тормышлары хезмәт белән бара, иртәдән кичкә кадәр эштә булалар. Икесе дә 38 ел колхозда эшләгәннәр. Сәлимулла башта 10 ел шофер була, аннары 12 ел склад мөдире булып эшли, 16 ел - ферма мөдире. Кайда гына һәм кем генә булып эшләмәсен, һәрвакыт эшенә күңеле белән бирелеп, үзен җәлләмичә, шөгылен яратып эшли. Сәлимулла абый фермада мөдир булган чакта, сөт савымы бер сыер башына 1,5 мең литрдан 4 мең литрга кадәр күтәрелгән. Ул үз бурычларына җитди караган, эшне оештыра белгән һәм барысын да җентекләп төптән уйлап эш иткән. Аның турында, ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә иде, диләр. Район башлыклары Сәлимулла абыйга күп тапкырлар эшчәнлеге өчен рәхмәтләрен белдергәннәр. Гөлфирә апа да иреннән калышмаган. 15 яшеннән колхозда сыер сауган, тана караган. Аны, эшне төгәл башкаручы һәм җаваплы хезмәткәр буларак, бик хөрмәт иткәннәр һәм кадерен белгәннәр.

Бакировлар дүрт бала - өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетсезлеккә каршы, 1991 елда тыныч һәм бәхетле йортка кайгы килә. Сәлимулла абый улы Хәлим белән юл һәлакәтенә очрый. Машинаның руле артында әтисе кебек шофер булып эшләүче Хәлим була. Әлеге фаҗига Сәлимулла абыйның 24 яшьлек улының гомерен алып китә. Хәлимнең хатыны белән ике улы кала. Авариядә Сәлимулла абый күп төрле җәрәхәтләр ала, ләкин иң авыры күңел җәрәхәте була. «Күпме генә еллар үтмәсен, үз балаңны югалтудан булган җан сызлавы тынмый, аны вакыт дәваламый», - күз яшьләрен яшерә алмыйча сөйли Сәлимулла абый. Бу кайгыны алар Гөлфирә апа белән бер-берсенә терәк булып бергә кичерәләр. Алга таба барырга, яшәргә кирәк - аларның мәхәббәтенә, назына, игътибарына мохтаҗ булган кызлары бар бит. Хәзер инде ул кызлар үз гаиләләре белән яшиләр һәм оныклар тәрбиялиләр. Олы кызлары Таһира зоотехник булып эшли, Сәмия - хирургия бүлегендә шәфкать туташы. Кече кызлары Гөлназның ике югары белеме бар. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы да, хисапчы да. Гөлфирә апа белән Сәлимулла абый балаларын үзләре кебек тырыш һәм эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Озын һәм бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә?

Мәхәббәтне ничек күбрәк бирсәң, шуның кадәр ул күңелдә арта. Әлеге мәңге гашыйк парның йөрәк җылысын бүләк итәр кешеләре бар. Сәлимулла һәм Гөлфирә Бакировларның 6 оныклары, 7 туруннары бар, 8нче туруннарының дөньяга килүен көтәләр. Алар чыннан да бай кешеләр: аларның тормышның иң кадерлесе - мәхәббәтләре, кайгыртыр кешеләре бар.

Улын югалтудан булган йөрәк газаплары эзсез калмый. Кайгы-хәсрәттән Сәлимулла абый шикәр чире белән авырый - аяклары җитди зыян күрә. Ләкин бернәрсәгә дә карамастан, хатын белән ир эшсез утырмыйлар. Балаларга булышабыз дип, хуҗалыкта кәҗә белән тавыклар тоталар. Кәҗә сөте белән туруннарын диатездан дәвалыйлар икән. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Ике еллык запас әзерләп куябыз, диләр. Йортларын һәм ишегалларын чисталыкта, пөхтәлектә тоталар. Алар эшләп яшәргә күнеккәннәр. Кыскасы, бер-берсен кайгыртып тыныч кына яшәп яталар. Мәхәббәтегезне һәм җылы мөнәсәбәтләрегезне ничек саклап кала алдыгыз дигән сорауга Сәлимулла абый болай җавап бирде: «55 ел дәверендә без бер тапкыр да бер-беребезгә тавыш күтәрмәдек, бер тапкыр да рәнҗеш сүзләре әйтмәдек. Күбесе ышанмый, ләкин бу шулай. Әлбәттә, ачу килгән чаклар да булды, әмма авызымны ачмадым. Гөлфирә дә шулай эшләде. Берегез гаепли башласа, җавап итеп шулай ук гаеп ишетерсез. Аннары инде моны туктатып та булмый, сүз артыннан сүз китә, бер-берегезне бик нык үпкәләтә аласыз. Татулашуын аннары татулашырсыз, ләкин күңелдә авыр тәэсире калыр. Моны булдырмаска кирәк - дәшми калуың яхшырак. Ә яшь арткан саен, мәхәббәт тә арта икән». Бу сизелә дә шул - күзләре яшьләрнеке кебек янып тора, һәрвакыт бергәләшеп утыралар, күз карашыннан ук бер-берсен аңлыйлар. «Элек көннәр буе эштә булып күрешми идек, хәзер менә һәрвакыт бергә, азга гына аерылышсак та бер-беребезне сагынабыз», - диде ул миңа. Шуңа күрә озакка аерылмаска тырышалар. Шушы матур парга карап торасың да, бер нинди шик юк - чын мәхәббәт бар һәм ул мәңге яши ала икән, дип уйлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев