«Ярыш»ның әйдәп баручы сыер савучылары
«Ярыш» хуҗалыгының тырыш сыер савучылары турында газетабызга язганыбыз бар иде. Шулай да, хуҗалыкның әйдәп баручы сыер савучылары - Нәфисә Шәехова һәм бөтен гаиләсе белән әлеге хуҗалыкка хезмәт куючы Наилә Шәриповага аерым тукталып китәсе килә.
Нәфисә ханым 1970 елның 5 октябрендә Мөслим районының Сикия авылында эшче гаиләсендә дүртенче кызчык булып дөньяга аваз сала. Әнисе Мөстәфидә апа гомер буе шушы авылда сыер савучы булып эшли. Нәфисә ханым да кечкенәдән үк, үзеннән олы бертуган апаларына ияреп, әнкәсенә булышу нияте белән, фермага йөри торган була. Шуңа да кечкенәдән үк маллар арасында үскән Нәфисә ханым өчен сыер савучы һөнәре ят эш булмый.
1982 елда Нәфисә ханымның әнисе Мөстәфидә апа дүрт кызчыгы белән Күзкәй авылына килеп төпләнә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, әле яңа гына 17 яшен тутырган кыз элеккеге «Ярыш» колхозына эшкә керә. Терлекчеләр коллективында аны ачык йөз белән каршы алалар. Сыер савучыларның төрле яшьтәгеләре булса да, бик тату эшлиләр. Колхозның тәҗрибәле сыер савучылары Мәдинә Мөбарәкшина һәм Гөлфия Мулләхмәтова яшь кызга сыер савуның нечкәлекләрен өйрәтәләр. «Алар биргән киңәшләр гомер буе юлдаш булдылар миңа», - дип искә алды Нәфисә ханым. Эшчән, тырыш Нәфисә тиз арада хезмәтендә югары күрсәткечләргә дә ирешә. Еллар үткән саен, аның да тәҗрибәсе арта, алдынгылар исемлегендә ешрак күренә башлый. «Бирегә берегеп китүемне сизми дә калдым», - ди Нәфисә ханым, елмаеп. Нәфисә ханым - үз хезмәтенә, сөтлебикәләренә җаны белән береккән кешеләрнең берсе.
- Тормышта төрлесен күрергә туры килсә дә, һәрвакыт елмаеп эшләргә тырыштым. Хәзер дә тик тормыйм. Балаларым Альбина белән Альберт шәһәрдән кайтып булышалар, күршеләрем дә әйбәт. Ирем генә якты дөньядан иртәрәк китеп барды. Ләкин тормыш дәвам итә. Юанычымны эштән таптым, - дип кыска гына җавап бирде Нәфисә ханым.
Наилә Шәриповага килгәндә, ул Ташкент якларыннан Бәтке авылына килеп төпләнгән ханым. Әлеге ару-талуны белмәс, тынгысыз затка үз гомерендә төрле хезмәт башкарырга туры килә. Ташкент шәһәренең авиация заводында белгеч тә булып эшли, «Ворошиловский» яшелчәчелегендә дә хезмәт куя, мәктәптә дә эшләп ала. Күзкәй авылының тырыш егете Газинур белән тормыш корып җибәргәч, «Ярыш» хуҗалыгына эшкә урнаша. Шул вакыттан алып инде менә 14 ел узып та киткән.
Наилә ханымның өлгерлегенә таң калырлык. Әлеге хезмәткә күнеккән ханым сыер саву эшенең бөтен җаен белә, сынатмый, гел алдынгылар рәтендә. Ире Газинурның ышанычлы терәге, улы Илнур өчен хезмәткә тугрылык үрнәге дә ул.
- Хәзерге вакытта эш күпкә җиңеләйде, чиләкле аппаратлар күтәреп йөрисе юк. Хезмәттәшләрем дә бик әйбәт, һәрвакыт булышырга әзер, бердәм булып эшлибез, - дип, хезмәтен акларга тырышты әңгәмәдәшем. Ләкин беренче савымга иртәнге сәгать бишкә баруы, көненә икешәр мәртәбә 50дән артык сөтлебикәне савуы гына да ни тора бит! Исең китәрлек! Әле аңарчы өйдәге мал-туарны да ашатып китәргә кирәк. Мин үз эшемне яратам, - дип дәвам итә Наилә ханым. - Чөнки хезмәтеңнән тәм тапмасаң, ул авыр йөккә әйләнә. Миңа бәхет өчен күп кирәкми.
Сүз уңаеннан, «Ярыш» хуҗалыгында һәр савымчы карамаганда илле-алтмыш сөтлебикә. Көннәр эссе торуга карамастан, уртача көнлек савым 14-16 килограммны тәшкил итә. Сыйфаты да канәгатьләнерлек. Хуҗалыкта үз эшләрен намус белән, яратып башкаручылар булганда, аның киләчәге өметле дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев