Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Янина Дремуха: «Бизнес-класс» проекты күп сорауларыма ачыклык кертте»

Россия саклык банкы һәм «Coogle» компаниясе эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр һәм бүгенге эшкуарлар өчен республикада «Бизнес-класс» дип аталган яңа проект эшләтеп җибәргән иде. Онлайн укулар март аенда www.business-class.pro сайтында башланды. Алар бушлай бара. Шулай булгач, сайтта теркәлеп, аларда эшмәкәрлек серләренә өйрәнергә теләгән һәр кеше катнаша ала. Бүгенге көндә безнең районнан...

Ноябрь башына республикада «Бизнес-класс»та теркәлүчеләр саны 14 меңгә җиткән, 3,5 мең кеше укуларны тулысынча тәмамлаган. Проектта катнашучыларның 60 проценты ир-атлар, 40 проценты хатын-кызлар. Алар арасында кече һәм урта бизнес вәкилләре, оешмалар җитәкчеләре бар. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, укучылар бизнес модельләре, базар юнәлешләре, маркетинг, интернет-маркетинг, сату, финанслар белән кызыксынган. Интернет-кулланучыларның 78 проценты бүген тестлар үтә, дөрес җаваплар бирә. Проект аерата уңышка ирешкән укучыларга шәхси интернет-сайтларын ачарга булышуны, смарт-терминаллар бүләк итүне, Саклык банкында эшмәкәрләргә бушлай исәп-касса эшләре ачуны һәм башка шундый ярдәм чараларын күздә тота.

Әлеге онлайн-курсларга башланган вакытыннан ук теркәлеп, укуларны тулысынча үткән райондашлар арасында Координацион совет рәисе урынбасары Янина Дремуха да бар.

- Вазифам эшмәкәрләргә ярдәм итү белән бәйле. Мин моңа кадәр җитештерү-коммерция фирмасында директор урынбасары булып эшләдем, ягъни эшмәкәрлектә бераз тәҗрибә тупладым. Моннан тыш, кеше хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил дә булдым. Киләчәктә дә эшмәкәрләргә хокукый, юридик яктан һәм башка мәсьәләләрдә ярдәм итәсем килә. Шуңа күрә «Бизнес-класс» проектының эшли башлавы минем өчен бик вакытлы булды. Программа эшен башларга теләүчеләр өчен дә, беренче адымнарны ясаганнар өчен дә, бизнес өлкәсендә зур тәҗрибә туплаганнар өчен дә бик файдалы. Монда экспертларга эшмәкәрлеккә кагылышлы һәртөрле сорауны бирергә була. Хокукларны яклау, салым, пенсия фонды һәм башка түләүләр турында, СанПиН, дәүләт алкоголь инспекциясе, Торак инспекциясе таләпләре хакында, җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча, хәтта продуктларны саклау сроклары турында да җаваплар алырга була. Эш башлаучылар гадәттә документлар рәсмиләштергәндә кыенлыклар кичерә. Күпчелеге беренче булып кайсы ишекне шакырга икәнен дә белми. Шулай ук грантларга, субсидияләргә заявка биргәндә, ялгышлар күп була, шулар аркасында гариза кире борыла. Икътисад министрлыгының да, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм буенча күпләгән программасы эшләп килә, ә бизнес вәкилләре алардан хәбәрдар түгел. Ташламалы кредитлар кайда рәсмиләштерелә? Мондый һәм башка бик күп сорауларга җавап табарга «Бизнес-класс» проекты миңа нык ярдәм итте. Республиканың башка район һәм шәһәрләрендәге кебек үк, Тукай районында да бизнесның бик күп төрләре белән шөгыльләнергә була. Бары тик нинди эшкә тотыначагыңны төгәл белергә, документларны дөрес җыярга, чыгымнарны дөрес планлаштырырга һәм керемнәрне дөрес күзалларга кирәк. Ә Интернет аша укулар оештыру эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләгән кешегә бик кирәк. Үзең эшләгән өлкәдә белемеңне арттыру һәрвакыт файдага, - дип үз фикере белән уртаклашты Янина Вячеславовна.

18 ноябрь көнне Казанда, программаның рәсми өлешенең ябылуына багышлап, зур чара уздырылачак. Анда интернет-сайтта иң уңышлы эшләгән 150 укучы чакырылачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның, «Саклык банкы» акционерлык җәмгыяте президенты Герман Грефның, «Coogle» компаниясенең Россиядәге вәкиллеге генераль директоры Карло Бьондоның катнашуы көтелә.

Кемнәр әле «Бизнес-класс»та күптән түгел генә теркәлгән яки бу эшне якын арада планлаштыра, алар өчен укулар 18 ноябрьдән соң да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев