Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел табынын әзерләгәндә чыгымнарны киметеп буламы?

Тиздән бөтен ил белән бергә Яңа елны каршы алачакбыз. Гадәттәгечә, әлеге уңайдан һәр йортта, һәр гаиләдә бәйрәм табыны әзерләнәчәк. Һәм ул, һәр елдагыча, быел да халык кесәсен шактый юкартачак. Безнең ил халкының бәйрәмнәрне, аеруча Яңа елны зурлап, колачлап бәйрәм итәргә яратканын күздә тотып, кибет хуҗалары да азык-төлек бәяләрен шактый арттырып,...

Әлбәттә, була. Бу озак вакыт саклана торган сыйфатка ия булган азык-төлекне сатып алып, запас туплау. Әйтик, майонез, көнбагыш мае, тавык йомыркасы, консерваланган борчак, кукуруз - моның һәммәсен һәм шундый төрдәге башка азык-төлекне ким дигәндә бер айдан алып өч-дүрт айга кадәр өйдә сакларга була. Димәк, Яңа ел җиткәнче - алдан ук аларны очсызрак бәядән сатып алырга кирәк.

Менә шуларны күздә тотып, бу көннәрдә шәһәрнең берничә кибетенә кереп, әлеге продукцияләргә булган бәяләрне карап чагыштырдык.

Иң элек «Камилла» кибетендә булдык. Биредә майонезның чиләге - 76 сум 90 тиеннән алып 102 сумга кадәр, көнбагыш мае (0,8-1литр) - 71-110 сум, йомырканың дистәсе (1 категория) 64-74 сум, консерваланган борчак һәм кукуруз (425 граммлы савыт) 59-67 сум, сок (1 литр) - 43-65 сум бәядән сатыла иде.

«Тәмле» кибетендә исә бәяләр мондыйрак. Шул ук бер чиләк майонезны 86 сумнан алып 110 сумга кадәр, көнбагыш маеның литры яки 800 граммын 67 сум 90 тиеннән 119 сум 90 тиенгә кадәр сатып алырга мөмкин. Йомырканың дистәсе (1 категория) - 67-76 сум, консерваланган борчак һәм кукуруз (425 грамм) - 60-65 сум иде.

«Чаллы икмәге», «Магнит», «Пятерочка» кибетләрендә дә әлеге товарларга бәяләр бер төрлерәк булып чыкты. Шушы сәүдә нокталарында исемлектә булган товарларның кайберләре акция кысаларында очсызрак та булды. Әйтик, «Пятерочка»да бу чәршәмбе көнендә 425 граммлы консерваланган борчакны иң очсыз бәядән - 32 сум 90 тиеннән һәм сокның бер литрын 39 сум бәядән сатып алырга була иде.

Шулай да бер кызыклы гына күзәтү турында да әйтми булдыра алмыйм. Биредә язылган бәяләр бер үк сәүдә челтәренең төрле кибетләрендә аерылырга да мөмкин. Бәлки, моның ниндидер бер үзенчәлеге бардыр, белмим. Ләкин шәхсән үземне әлеге факт бик нык гаҗәпләндерде. Мәсәлән, бу дүшәмбедә эштән кайтышлый үзебезнең йорт янындагы кибеттә бананның килограммын 60 сумнан сатып алган идем. Чәршәмбе көнне исә, әлеге язманы әзерләргә дип кибетләр буйлап йөргәндә, шул ук сәүдә челтәренең икенче кибетендә шул ук бананны 70 сум 90 тиеннән саталар иде. Моның ни өчен шулай икәненә ничек кенә тырышсам да төшенә алмадым. Товарларның кыйммәтләнүендә кибет җитәкчелегенең дә роле әһәмиятле, минемчә. Әйтик, шул ук «Камилла» кибетендә үзем сатып ала торган 2,5 майлылыклы сөтнең литрын 37 сум 90 тиеннән саталар. Ә менә «Чаллы икмәге» кибетләрендә аның бәясе ни өчендер 45 сум тирәсе. «Магнит», «Пятерочка», «Тәмле» сәүдә челтәрләрендә дә шул ук сөтнең бәясе 35-38 сум тирәсендә «чайкала».

Үзем дә сизмәстән темадан бераз читләштем бугай. Инде янәдән сүз асылына әйләнеп кайтсак, табында урын алачак җиләк-җимештә әллә ни экономия ясап булмастыр, күрәсең. Әле декабрь башы гына булса да, шул ук мандаринга булган бәяләр генә дә уйга калдыра. Үзем кергән кибетләрдә аның килограммы 106 сумнан алып 119 сум 90 тиен бәягә кадәр сатыла иде. Алманың төренә карап, алда санап үтелгән кибетләрдә аның килограммын түгәрәкләп алганда, 60-86 сумнан сатып алырга була. Ананасның килограммы 109-111 сум, әфлисун 64-72 сум, виноград (төренә карап) - 90-146 сумнан сатыла.

Кыскасы, ничек кенә әйләндереп карасаң да, яшелчә һәм җиләк-җимеш Яңа елның иң кыйммәтле «кунаклар»ының берсе буладыр, мөгаен. Хәер, «Караван», «Закамье» ише күпләп сату урыннарында аларны кесә өчен бик файдалы бәядән дә сатып алырга мөмкин. Аннары, бик игътибарлы булып, акцияләрне күзәтеп барганда да берникадәр акчаны үз яныңа калдыру - эшләнердәй эш. Шәхсән үзебезнең бәйрәм өстәле менюсын карап чыгып, акция кысаларында һәм кибеттәге бәяләрдән алыначак азык-төлекне истә тотып, янчыкта калачак «ирекле» акча күләмен санап чыгардым. Алдан запаслар ясау ысулы белән җәмгысы 540 сум 60 тиен акчаны үз яныма калдырам булып чыкты. Ә сездә әлеге ысул белән ирешелгән экономия күпме була ала? Бәлки сезнең Яңа ел чыгымнарын киметүдә үз тәҗрибәгез, ысулларыгыз бардыр? Бу хакта безгә хәбәр итсәгез, безгә дә кызыклы, башка укучыларыбызга да файдалы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев