Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган полистан саклан

Россия Банкы соңгы вакытта ОСАГО полисларын түбән бәядән сату очракларының ешаюы турында белдерә. Полисның бәясе Россия Банкы тарифлары буенча исәпләнә. Иминият компанияләренең аларны үзгәртергә хокукы юк. Билгеләнгән тарифлар һәр иминиятче өчен бер булырга тиеш. Шуңа күрә түбән бәядән сатылалар икән, бу полисларның ялган булуы бик мөмкин. Легаль булмаган ОСАГО полислары...

Россия Банкы соңгы вакытта ОСАГО полисларын түбән бәядән сату очракларының ешаюы турында белдерә. Полисның бәясе Россия Банкы тарифлары буенча исәпләнә. Иминият компанияләренең аларны үзгәртергә хокукы юк. Билгеләнгән тарифлар һәр иминиятче өчен бер булырга тиеш. Шуңа күрә түбән бәядән сатылалар икән, бу полисларның ялган булуы бик мөмкин.

Легаль булмаган ОСАГО полислары сатып алудан саклану өчен, иминият оешмасының бүген гамәлдә булган лицензиясен тикшерү мөһим. Полисны иминият компаниясенең агентыннан алганда, аның ышаныч кәгазен карарга кирәк. Моннан тыш, агентның хезмәт күрсәтүгә хокукы турында иминият оешмасы белән килешүе булырга тиеш. Аны компаниянең интернеттагы рәсми сайтыннан табарга була.

Лицензиянең булуын исә Россия Банкы сайтында www.cbr.ru адресы буенча «Финансовые рынки» - «Надзор за участниками финансовых рынков» - «Субъекты страхового дела» - «Реестры субъектов страхового дела» бүлекләре аша үтеп табарга мөмкин.

Ялган полислар белән йөргән очракта юл-транспорт һәлакәте вакытында иминият акчасын алып булмаячак.

ОСАГО полислары бланкларының һәрберсенең үз номеры бар, билгеле тәртиптә теркәү үтәләр.

Иминият полисының ялган булмавын Россия Автоиминиятчеләр Союзы мәгълүмати-телекоммуникацион порталында www.autoins.ru. адресы буенча тикшерергә мөмкин.

Ялган полис сатып алу һәм куллану яки тутырылмаган ОСАГО полисын йөртү хокук бозу итеп билгеләнергә мөмкин. Мондый гамәл өчен РФ Җинаять Кодексында җаваплылык карала, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев