Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәева үзен юмор өлкәсендә сыный

28 нче март көнне "Энергетик" мәдәният сараенда күпсанлы тамашачылар соравы буенча, зур аншлаг белән сүз остасы һәм юморист Данир Сабиров концерты булып узды. Ул шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәевага әлеге концертына махсус чакыру билеты биргән һәм аңа тамашачылар алдында 4 нче сезон концерт программасы өчен махсус язган юмор әсәрләре өчен рәхмәтен белдерде....

28 нче март көнне "Энергетик" мәдәният сараенда күпсанлы тамашачылар соравы буенча, зур аншлаг белән сүз остасы һәм юморист Данир Сабиров концерты булып узды. Ул шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәевага әлеге концертына махсус чакыру билеты биргән һәм аңа тамашачылар алдында 4 нче сезон концерт программасы өчен махсус язган юмор әсәрләре өчен рәхмәтен белдерде. Моңа кадәр кеше күңелен уйландыра, моңландыра торган җырлар белән куандырган якташыбызның бу юлы тагын бер кызыклы ягы ачылды, дисәк тә була. Шагыйрә куйган максатына кыю адымнар белән атлый, сәхнә йолдызлары белән күп аралаша, бигрәк тә сәхнәгә тәүге адымнарын атлучы яшь йолдызлар белән эшләүне, аларга махсус җырлар иҗат итүне хуп күрә. Тиздән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Яр Чаллы шәһәренең яшь, талантлы җырчысы, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең профессоры Венера Ганиева төркемендә белем алган Наил Әнәсов концертында да җырчы башкаруында тәүге тапкыр Рәзинә Сәетгәрәева һәм Ринас Әхмәтовларның уртак иҗат җимешләре - "Менә кайда ул байлык!" дигән җыр яңгыраячак. Бу концерт өчен дә сценариены якташыбыз язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев