Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа поселогында «Әкиятле ботка» тамашасын сәхнәләштерделәр

Яңа поселогының китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре урта мәктәп укучылары белән берлектә гаҗәеп зур театраль тамаша күрсәттеләр. Бәйрәмне матур итеп II сыйныф укучылары Рената Кәримова һәм Камил Бариев ачып җибәрде.

Аннан тамаша кечкенә кызның (Алия Госманова) уенчыклары белән чәй өстәле артында аларны татар халкының милли ризыклары һәм ботка белән сыйлавыннан башланып китте. Ботка - гади ботка гына түгел, «әкиятле» ботка булганлыктан, Алия арып, татлы йокыга киткәнен сизми дә калып, төш күрә башлый... Г. Тукай әкияте геройлары Шүрәле (Рафаэль Гыймазетдинов) һәм Былтыр (Динар Сәлахов), Кәҗә белән Сарык (Азалия Курметова һәм Алия Вәлиуллина), Бүре (Сәрия Әхсәнова), Су Анасы (Азалия Шәрапова), малай (Раил Ибраһимов) һәм әнисе (Флүзә Закирова), Аю (Нурия Абдуллина) һәм маймыллар (Динара Хәйруллина белән Екатерина Пономарева), Аждаһа (Җәмил Нуркаев), Куян (Валерия Заикина) - болар барысы да тарткалаша-тарткалаша ниндидер сандык артыннан чабалар, һәрберсенең сандыкны ачып карыйсы, аннан нәрсә дә булса аласы килә. Әкият геройлары алай итеп, болай итеп карый, ә сандык ачылырга уйламый да. Китте сораш, нәрсә салынган икән сандыкка, әкиятләрне кем чыгарган? Ни гаҗәп, залдан «Габдулла Тукай!» - дигән җавап ишетелүгә, сандык үзеннән-үзе ачылып, тамашачыларны әкиятләр дөньясына алып кереп китте.

Тамаша Алиядән башка гына барды. Ул шулкадәр арыган, әйләнеп ята-ята йоклавын дәвам итте, борылып яткан саен, әкият геройлары бер-берсен алыштырып тордылар. Әкияти тамашаны III сыйныф укучылары Диләрә Фазылҗанова, Вәкил Хөсәенов, Регина Хаҗиева, Руслан Ипатов, Камилә Зарипова, Камилә Гатина, Булат Шәрәфуллин, Илнара Закирова, Айнур Насыйров, Адилә Шириевалар матур костюмнардан хореографик биюләр белән тулыландырып тордылар. Сандыкның тылсымы бетмәгән икән әле!.. Менә тирә-юньне яңгыратып, кыңгырау чыңы ишетелә башлый. Җәнлекләр барысы да аптырашта. Эзли торгач табалар, бу хикмәти тавыш сандыктан килә икән. Ачсалар, андагы кыңгыраулар - искитмәле!

Һәрбер герой «Әкиятле ботка»ның авторы Зөләйха Минһаҗеваның әйтәсе килгән фикерен залдагы тамашачыга җиткерергә ашыкты. Чыннан да, балачак әкиятләре һәркемнең күңелендә кыңгырау чыңы булып яңгырап торганда гына, яшәүнең мәгънәсе, тормышның яме тулы булачак. «Тик балачак әкиятләрен, зур үскәч тә, син онытма!», дигән фикер ярылып ята язмада.

Тамашаны әзерләүдә булышканнары, иганәче булганнары өчен урта мәктәп коллективына һәм Әҗмәкәй авыл җирлегенә, барлык артистларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә безгә Яңа поселогыннан Кадрия Госманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев