Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа поселогында гаҗәеп парк булачак

Мәгълүм булганча, 2015 ел республикабызда, Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында 2016 елда да «Парклар һәм скверларны төзекләндерү» программасы уңышлы гына эшләп килә. Әлеге программа буенча, Круглое Поле поселогында яңа парк төзелә. Яңа поселогында да халыкка ял итү өчен яшел зоналар...

Район баш архитекторы сүзләренә караганда, әлеге гаилә паркын булдыруга республика бюджетыннан агымдагы ел өчен 8 миллион 500 мең сум акча бүлеп бирелгән. Төзү эшләренә бу елның апрель аенда тотынганнар. Парк кайчан әзер булыр, анысы билгесез. Чөнки әлеге проект гаять зур. Ул этаплап гамәлгә ашырылачак. Проект буенча, парк ике зонадан торачак. Беренчесендә кунаклар өчен туктау урыны (парковка), йөрәк формасында паркка керү капкасы, 12-16 яшьлек балалар, шулай ук 7-12 һәм 3-7 яшьлек сабыйлар өчен мәйданчык төзеләчәк, уен корылмалары да кую планлаштырылган. Тагын әлеге зонада танышу, дуслашу, тәкъдим ясау, гашыйклар өчен аерым махсус эскәмияләр кую күздә тотыла. Паркта никахлашу мәйданы да булдырылачак. Икенче зонага килгәндә, биредә дә планнар зурдан. Биредә балалар иҗаты үзәге, сәхнә, гаилә белән ял итү урыны төзеләчәк. Күп еллар иңне иңгә куеп гомер итүче өлкән буын вәкилләре өчен дә эскәмияләр каралган. Әйтик, көмеш, алтын туйларын уздырган парлар өчен аерым махсус эскәмияләр булачак. Шулай ук, балаларның ялларын файдалы үткәрү максатыннан, велосипед һәм ролик белән вакытлыча файдалану пункты булдырылачак.

Проект белән якыннан танышкач, заманча парк калкып чыгасы урынга барырга булдык. Без килеп җиткәндә, биредә тулы куәткә эш бара иде. Эшчеләр сукмакка кирпеч салу эше белән мәшгуль. Сукмакларның булачак формасын карап торган мәлдә, төзелеш эшләре белән кызыксынган бер ханымга күзем төште. Әңгәмә барышында ул үзен Гөлназ Зәйнуллина дип таныштырды.

- Поселокта парк төзиләр, дигән хәбәрне ишеткәч, бик сөндем. Өч бала анасы буларак, әлеге эшне бик хуп күрәм. Гаилә белән бергәләп ял итү, күңел ачу өчен менә дигән урын булыр дип уйлым, - диде ул миңа.

Шунысы шатлыклы: биредә төрле яшьтәге кешеләрнең теләкләре һәм мәнфәгатьләре исәпкә алынган. Һәр кеше үз күңеленә хуш килердәй шөгыль таба алсын өчен, бу ял зоналарында уңай шартлар тудыру аеруча мөһим. Табигать кочагындагы ял белән шәһәр тормышының уңайлы атрибутларын берләштергәч, яшел зоналар җәмәгать тормышының яңа учагы булыр. Брусчатка җәелгән сукмакларның бар ягын да куаклар, каен агачының берничә төре бизәячәк, чәчәк клумбалары да тирә-юньгә ямь биреп торыр. Кичләрен матур фонарьлар яктыртып торган, көндез эссе көннәрдә агачлар ышыгында гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, дуслар белән әңгәмә корып утыру өчен бик уңайлы булыр, дип уйлыйм шәхсән үзем дә. Алдан ук шуны өстисе килә: булачак матурлыкны Яңа поселогы халкы күз карасы кебек сакласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев