Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Мусабай авылында яшәүчеләр табибны үтергән картның начар якларын хәтерләми

Соңгы атна-ун көн эчендә бер-бер артлы булып узган күңелсез вакыйгалар, бигрәк тә аларның безнең район белән бәйле булуы тукайлыларны тетрәтте. Берсе - балигъ булмаган кызларга карата оятсыз гамәлләр кылучы инвалид белән бәйле булса, икенчесе - олы яшьтәге кешенең көтмәгәндә җинаять кылуы. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары, соңрак илкүләм басмалар да 85...

Соңгы атна-ун көн эчендә бер-бер артлы булып узган күңелсез вакыйгалар, бигрәк тә аларның безнең район белән бәйле булуы тукайлыларны тетрәтте. Берсе - балигъ булмаган кызларга карата оятсыз гамәлләр кылучы инвалид белән бәйле булса, икенчесе - олы яшьтәге кешенең көтмәгәндә җинаять кылуы. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары, соңрак илкүләм басмалар да 85 яшьлек татар бабаеның танылган табиб, травматолог Андрей Железновка үзе ясаган коралдан атып, аны үтерүе турында шаулап язды. Бу хәл Чаллыда булды. Ә интернет- язмаларда бабайны "Тукай районында яшәүче" дип атадылар. Башка басмалар белдерүенчә, табиб белән аның авыруы арасында 2010 елда килеп чыккан низагның сәбәбе - түбәтәй. Тикшерү комитеты хезмәткәре сүзләренә караганда, кул бармагын имгәтеп килгән бабайны табиб Железнов кабул итә. Травматолог баш киемен салырга кирәклеген искәртә, пенсионер исә баш тарта. Шуннан соң табиб аңа медицина ярдәме күрсәтми.

Тикшерү материаллары буенча, җинаять кылуда шикле кеше, таянып йөри торган таяк эченә төзелештә кулланыла торган патроннар урнаштырып, утлы корал ясый. 11 декабрь көнне, иртәнге 8 дә эшкә килүче табиб артыннан ияреп, аның аркасына шул таякны терәп, коралдан ата. Табиб, алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Вакыйганы төрле яклап тасфирларга тырышсак та, ачык калган сораулар шактый. Олы яшьтәге кешене мондый адымга нәрсә этәргән? Бу гамәлне булдырмый калырга мөмкин идеме? Якыннары аның рухи халәтен сизгәнме?

Тукай районының Түбән Суык Су авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов белдерүенчә, Мисбах Сәхәбетдиновның 2015 елның башыннан рәсми теркәлгән яшәү урыны - Яңа Мусабай авылы. Анда аның 91 яшьлек бертуган апасы ялгыз яши. Бу авылда рәсми теркәлсә дә, Мисбах бабай анда даими яшәми, кайтып-китеп йөри. Авылдашлары аның начар якларын хәтерләми, алар әйтүенчә, ул -гадәти кеше, зыянлы эш кыла торган түгел. Наис Сәйфетдинов сүзләренә караганда, Мисбах Сәхәбетдинов биредә рәсми рәвештә имам булып эшләмәгән.

Гаиләсе Яңа Мусабай авылына нибары бер ел элек кенә кайтып төпләнсә дә, Гөлчәчәк ханым һәм аның иптәше күрше-тирә, авылдашлар белән яхшы аралаша. Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга турында хәбәр авыл халкын шаккаттыра. Гөлчәчәк ханым үзе бу яңалыкны телевизордан, үзәк каналларның берсеннән күреп белә. "Мин үзем Мисбах бабай белән якыннан таныш булмасам да, өч-дүрт тапкыр туктап сөйләшкәнем булды, аралашудан ул - акыллы, тәртипле, итагатьле кеше, дигән тәэсир калды. Хәтере бик әйбәт иде. Вакыйганы ишеткән, ул бабайны яхшы белүче олы апа-абыйлар елашып беткәннәр иде. "Андый эшкә бара торган кеше түгел ул!", дип, ярсып әйтүчеләр дә булды. Авылдашлар сөйләүләре буенча, сәгать ватылса да, радио эшләмәсә дә, төзәтеп бирә торган, оста куллы, кешегә каты бәрелә белми торган бабай булган.".

Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасовның исә бу вакыйгага карата фикере мондый : "Нинди генә яхшы кеше булса да, аңа карата нинди генә явызлык кылсалар да, беркемнең дә башка берәүнең гомерен алырга хакы юк. Бу бары тик Аллаһы Тәгалә хөкемендә".

Фото чыганагы :http://lifenews.ru/news/174583

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев