Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яңа гасыр" каналында татар авылларына багышланган махсус тапшыру булачак

Данил Гыйниятов эшче атамасы "Авылым тарихы" булган тапшыру быел эфирга чыгачак дип белдерде. Быел ТНВ -"Яңа гасыр" каналында татар авыллары турында махсус тапшыру чыга башлаячак. Бу хакта бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте....

Данил Гыйниятов эшче атамасы "Авылым тарихы" булган тапшыру быел эфирга чыгачак дип белдерде.

Быел ТНВ -"Яңа гасыр" каналында татар авыллары турында махсус тапшыру чыга башлаячак. Бу хакта бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте.

Пленар утырыш барышында төбәкләрдә татарлар тарихын, татар авыллары тарихын өйрәнүчеләрнең эшен телевидение аша яктырту кирәклеге турында сүз булды.

Реклама

"Авыл җирлеге һәрберебез өчен кадерле. Безнең авыл тарихы дигән тапшыру булмаса да, тапшырулар кысаларында "Авылым тарихы" сәхифәсе эшләп килде. Озак кына мондый сәхифә "Хәбәрләр" программасы кысаларында булды, бүген исә, "Татарлар" программасында авыл тарихларын яктырта торган махсус сәхифә бар. Иртәнге "Манзара" программасында да авыл тарихына багышланган махсус сәхифә чыга. "Халкым минем", "Туган җир" программаларында авыл җиренә бәйле сюжетлар, тапшырулар чыгып килә. Махсус тапшыру дигәннән, аның концепциясе бар. Татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан соң, концепциясен әзерләп куйдык. Аның исеме "Авылым тарихы" булырмы, башка исемме - анысы зур мәгънәгә ия түгел, иң мөһиме - җисеме. Бу юнәлештә эш бара, быел бу махсус тапшыру эфирда урын алыр дип торабыз", - дип белдерде Данил Гыйниятов.

Аның сүзләренә караганда, авыл тарихларын язучыларның иҗат җимешләрен телеканалда даими рәвештә күрсәтеп торалар. "Безнең студиянең ишекләре ачык, тәкъдимнәрегезне кабул итәбез, көтәбез. Һәрберегезне йә аерым рубрикаларда күрсәтергә, йә репортаж итеп төшерергә әзербез", - диде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшыруның исеме турында әйтеп, "Авылым тарихы" дигән исемнән ерак китмәскә сорады. "Нинди форматта булуы сезнең эшегез, әмма авыллар тарихына багышланган тапшырулар халыкка кызыклы булыр иде дип уйлыйбыз". - диде. Ул, шулай ук, телевидениедә тарих темасы болай да сай булуын билгеләп үтеп, "Без тарихта эзлебез" тапшыруын да саклап калырга кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X