Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа бинада яңа мөмкинлекләр

Район оешуның 45 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнгән көннәрдә без үткәнебезгә ешрак әйләнеп карыйбыз. Үз җирлегебезнең, авылыбызның тарихы, шәҗәрәсе белән кызыксыну арта төшә. Һәм бу табигый да. Ә үткәндәге вакыйгаларны өйрәнергә теләүчеләргә районның архив хезмәте ярдәмгә килә, чөнки дөреслекне дәлилләп бирүче тарихи кыйммәткә ия документлар саклана биредә. 

Узган ел азагында Тукай районы башкарма комитетының архив бүлеге яңа бинага күчте. Яңа бина район кешеләрен, яшьләрне тарих белән кызык-сындыруның нинди яңа мөм-кинлекләрен ача? Архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтова хәзерге шартларда эшләүнең уңайлыклары турында сөйләде.
– Районның архив бүлеге хәзер Нефтебаза поселогында эшли. Яңа иркен бина – эшчәнлекне бүгенге көн таләп-ләренә туры китереп алып бару мөмкинлеге дигән сүз. Биредә иң уңайлысы шул: мәйданнар күпкә киңәйде – файдалысы 1500 квадрат метр тәшкил итә. Беренче катта муниципаль архив документлары саклана, алар өчен өч аерым бүлмә булдырылды. Белгәнегезчә, оешма-предприятиеләрнең документлары биш ел үзләрендә саклана. Дәүләт органнары (мәсәлән, авыл хуҗалыгы идарәсе, район үзәк дәваханәсе, казначылык департаменты) үзләрендә ун ел саклаганнан соң архивка тапшыралар. Федераль органнар (мисал өчен, суд, прокуратура) документларын унбиш ел саклый, аннары архивка китерә. 
Документларын биш, ун, унбиш ел сакларга тиешле оешмалар (әйтик, башкарма комитет, район советы), үзләрендә урын җитмәгәнлектән, саклау өчен архивка китерә, алар өчен икенче катта җиде бүлмә бар. Җаваплы кешеләре килеп эшли алсын өчен аерым бүлмә булдырылды. 
Бу архив хезмәткәрләре өчен дә уңайлы, биш, ун, унбиш ел узгач папкаларны муниципаль архивка тапшыру өчен әллә кая күчереп йөртәсе булмый, беренче катка гына төшереп теркәп куярга кирәк булачак. Архивка эләккән документ юкка чыгарылмый, аның саклану вакыты да чикләнмәгән. Документлар электрон форматта да сакланачак, электрон фондны булдыруга керештек инде.
Киләчәктә мобиль стеллажлар кайтыр дип көтәбез, Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетына бу турыда заявка бирелде. 
Яңа бинада кешеләр белән эшләү өчен дә уңайлыклар булдырыла. Документлар белән утыру өчен ике катта да уку заллары бар. Конференцияләр залы җиһазлана, биредә видеопроектор урнаштырыла. Сүз уңаеннан, 2017 елда без грант оттык һәм матди-техник базабызны бераз баета алдык: фото һәм видеокамералы, проекторлы булдык. 
Киләчәктә тарих белән кызыксынучылар өчен төрле тематик күргәзмәләр дә оештырачакбыз, аерым залда экспозицияләр өчен витриналар урнаштыру күздә тотыла.
Безнең төп вазифабыз – халыкка хезмәт күрсәтү. Бүлеккә Чаллы шәһәреннән, башка районнардан, сирәк булса да, төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр. Шуны искәртеп үтәм: архивка башкарма комитет аша рөхсәт алып килергә кирәк. Документларны «Госуслуги» порталы аша гариза язып, күп функцияле үзәкләр аркылы соратып алырга була. 
Төп эшебездән тыш, кешеләрдә тарих белән кызыксыну уяту, аларга архив мөмкинлекләрен күрсәтүнең төрле юлларын эзлибез. Әйтик, башкарма комитет белән Чаллы педагогика институты арасында хезмәттәшлек итү турында килешү бар, шуның нигезендә студентлар биредә практика уза. Тарих фәнен өйрәнүче икенче, өченче курс студентлары эш тәртибе белән танышалар, курс эшләре язалар. 
Мәктәп укучыларын җәлеп итү максатыннан «Яшь архивчы» түгәрәге оештыру ниятебез бар. Мәгариф идарәсе белән шушы юнәлештә эшли башладык. Моның өчен шартлар бар, балаларны көтәбез.
Тукай районының 45 еллыгына әзерлек барышында, тарихны саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру максаты белән төрле акцияләр оештырабыз. Шулардан берсе – «Архивка фотографияләр тапшыр» дигән акция. Элеккеге фотосурәтләр, кызыклы открыткалар алып килүчеләр булса, бик шатланып кабул итәбез. Гаилә архивын тапшырырга теләүчеләр дә кыенсынып тормасын иде, документларны архивта саклау ышанычлы бит.
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган конкурсларда һәм акцияләрдә катнашырга чакырабыз. Әйтик, «Минем нәсел агачым» бәйгесе башта муниципаль этапта үткәрелә. Анда катнашырга теләүчеләр гариза бирәләр. Җиңүчеләр яшь төркемнәре буенча ачыклана, шуңа күрә, балалар да, өлкәннәр дә кушыла ала. 
Фәнни хезмәтләргә бәйге дә уздырыла. Мәсәлән, укытучылар мәктәп укучылары белән нинди дә булса эш эшләгәннәр, ачыш ясаганнар икән – рәхим итеп катнаша алалар. 
Күптән түгел игълан ителгән «Ядкарь» проектында катнашу мөмкин. Авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара килешеп яки меценат ярдәме белән үз авыллары турында «Ядкарь» генеалогик порталына мәгълүмат урнаштыра ала. Гомумән, конкурслар турында мәгълүматны arhiv.tatarstan.ru сайтыннан табарга була. Бәйгеләр, акцияләр барысы да кызыклы, районыбыз кешеләре аларга тагын да активрак кушылсыннар иде. 

 

Тукай муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге 1996 елда оешкан.

Архив бүлегенә көн саен бер дистәгә якын мөрәҗәгать килә.

2020 елда 2600 мөрәҗәгать кабул ителгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев