Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәт-дәрәҗәгә илткән юллар

Районыбызда спорт мастеры, легендар көрәшчебез Раббани Шәрипов кубогына көрәш буенча XIII ачык турнир үтте. Әлеге ярышлар уңаеннан без Раббани Шәрип улының туганнан туган апасы – хәзерге вакытта Чаллыда, Элеватор тавы бистәсендә яшәүче Мөзәянә Кираметдин кызы Шәйхетдинова белән быелгы җәйдә бакыйлыкка күчкән танылган көрәшчене искә алдык.

Көнгә бишәр, алтышар кеше үлә иде...

«Раббаниның балачагы авыр чорга туры килде, – дип, көр тавыш белән сөйләп китте 92 яшен тутырган Мөзәянә апа. – Алар гаиләдә 7 бала үстеләр. Әтисе сугышка киткәндә, Раббанига нибары 6 яшь иде. Шул китүеннән Шәрип абый әйләнеп кайтмады, хәбәрсез югалды. Берзаман үләт чире чыкты. Бу кан авыруы күп кешене кырды, авылда көнгә бишәр, алтышар кеше үлә иде. Раббанилар гаиләсен дә аяктан екты, 3-4 көн эчендә әниләре Мөкәррәмәне һәм ике баланы алып китте».

Мөзәянә апаның әтисе Кираметдин абый белән Раббани абыйның әнисе Мөкәррәмә апа – бертуганнар. Кираметдин абыйлар – Наратлы Кичүдә, Мөкәррәмә апалар Торнаташта торган, аралашып яшәгәннәр. Биш авыру бала әнисез калгач та Наратлы Кичүдәге туганнары хәл белешергә килә. Әнисе вафатыннан соң гаилә башлыгы булып калган 16 яшьлек Габденнур Мөзәянең әнисе Бибифатыймага: “Апа, зинһар, кызыңны калдыр минем янда! Нишлим мин берүзем болар белән? Бөтенесе чирли... Ашарга пешерергә булса да кеше кирәк бит!” – дип ялына.

«Ул чакта миңа 13 яшь кенә, – дип дәвам итә Мөзәянә апа, хәтер йомгагын сүтә-сүтә. – “Мин токмач кисә белмим бит”, – дип кисәттем. “Умач уа беләсеңме?” – дип сорады Габденнур. “Анысын беләм”, – дим. “Менә, булган бит, умач уарсың”, – диде ул. Шулай итеп, июнь башында мин аларда калдым».

Ул вакыттагы кешеләрнең ярдәмчеллегенә исең китәрлек. Ирен төрмәгә алып киткәч, тормыш йөген берүзе тарткан Бибифатыймага өлкән кызын калдыру җиңел булмаган, билгеле. 7 яшеннән үзенә төп ярдәмче булып калган бала бит ул, эш рәтен белә. Өстәвенә, авыр чирне йоктыру куркынычы да бар. Әмма кеше хәленә керә белү, киң күңеллелек үзенекен итә – ул биш балага тагын кем ярдәм итсен?! Бибифатыйма, йөрәгеннән өзеп, Мөзәянәне Торнаташта калдырып китә.

«Бишесе арасыннан Габденнур абый гына аягында йөри иде, – дип искә ала әңгәмәдәшем. – Иң авыр хәлдәгеләре – Нәрисә белән Раббани, бернәрсә белмичә ике атна яттылар. Раббани берни ашамый, күзен дә ачмый, бик ябык. Останково дигән рус авылыннан табиблар чакырттык, анда чиркәүдән ясалган хастаханә бар иде. Ике табиб керде. Башта Нәрисәне карадылар да берсе Габденнур абыйга эндәште: “Кара әле, балакаем, син ат җигә беләсеңме? Бу баланы хәзер үк Останковога илт”, – дип, язу бирде. Раббанины да тыңлап карадылар. Габденнур абыйның аны да хастаханәгә илтәсе килә, ләкин табиб: “Юк, алып тормыйбыз инде. Берәр атна ятсын әле”, – диде. Өмет юк икәнен әйтми генә! Бары тик Габденнур абыйның үзенә: “Алып китеп торудан мәгънә булмас. Әйтеп бетермәдем инде, авырга алма”, – дигән.

Раббани селкенми дә, бары кып-кызыл телен чыгара – су эчәсе килә, ахры. Авызына су тидерәм – йота. Ул балаларга Теләнче Тамактан паекка он белән шикәр бирәләр иде. Күрше түтәй ярты литр сөт кертә. Шул сөткә шикәр бутап, Раббанига биреп карадым – йота бит! Йота! – дип, сиксән ел элек булган вакыйгага һаман да чын күңеленнән сөенеп сөйли Мөзәянә апа. –Берсендә Габденнур абый иртән яныма керде дә мине уята: “Апаем, Мөзәянә, тор әле! – ди. – Раббани торып утырган бит!” – ди. “Ә?!” – дим, шаккатып. Чыктым да: “Раббани!” – дим. Күзен ачарга тырыша – ача алмый. Телен көчкә әйләндереп: “Абый...” – ди. Габденнур абый энесен кочаклады, сөенеченнән елый! Гомере бетмәгән булган Раббаниебызның, шуннан әкренләп алга таба бара, ашый башлады».

Гаилә сарыклар, бәрәннәр асраган. Авыру балаларга итле аш, туклыклы ризык кирәк дип, бер туганнары килеп, үсеп җиткән бер бәрәннәрен суеп, тунап, эшкәртеп, эшен бетереп киткән. Мөзәянә шул иттән, бәрәңге, кычыткан салып, умач уып, ашлар пешереп торган – 7нче сыйныфка күчкән бала өйдә хуҗабикә ролен башкарган. Бибифатыйма август азагында кызын укуга дип алып киткәндә, Раббани инде үз аягында йөреп калган.

«Укып утыр әле, бит яулыгы алып кайтам!»

«Исемдә калганча, Раббани 13-14 яшеннән Торнаташта көрәшкә керә башлады. Аннан башта Ворошилов районында батыр булып калды, – дип, Раббани Шәрип улының көрәш мәйданындагы юл башын искә төшерде Мөзәянә апа. – Аннан Минзәләгә бара башлады. Берсендә юл уңаенда әнкәйгә кагылган: “Түтәй, минем өчен укып утыр әле син, батыр булып кайтсам, сиңа бик олы бит яулыгы алып кайтам”, – дигән. Һәм беренче батыр булып калган да! Ул вакытта каралы-аклы телевизорлар иде, шундыйны күтәреп кайткан: “Түтәй, батыр булып кайттым бит, телевизор бирделәр!” – дип, кош тоткандай сөенеп, әнкәй янына килеп кергән».

Сүзендә торган Раббани абый, мәйданда үзенә ул телевизорны тапшырганда: «Наратлы Кичүдә миңа бик күп теләкләр теләп калган түтәем бар, аңа алып кайтып бирергә бер бит яулыгы бирегез әле», – дип сорап алган. «И, сөендем инде шуңа, кочаклый-кочаклый миңа рәхмәт әйтте», – дип искә ала торган булган бу вакыйганы Бибифатыйма апа.

Өйләнүеннән бәхетле булды

Раббани абыйның гаиләсе турында да бары җылы сүзләр генә әйтә Мөзәянә апа: «Өйләнүеннән бәхетле булды ул. 21 яшендә өйләнде, Мәгъдәнияне алды. Ул бик акыллы, тәртипле кыз булды. “Ир – баш, хатын – муен”, – диләр, Мәгъдәния тормышны тота белде. Без барганда да һәрвакыт йөзе ачык иде. Балалары Ришат белән Мәдинәгә дә бик яхшы тәрбия бирделәр, алар бик акыллы булып үсте. Ришат, әтисе эзеннән китеп, көрәшче булды», – ди.

«Раббани абый бик тыйнак кеше иде, ләкин шул ук вакытта үз дәрәҗәсен дә белде, беркайчан да үзен кыерсытуга, мыскыл итүгә юл куймады, – дип сүзгә кушыла Мөзәянә апаның кызы Әлфия апа. – Үзе дә гадел булды, балаларын да шулай тәрбияләде ул», – дип өстәп куя.

Раббани абыйның Торнаташтан Иске Абдулга ничек килеп чыгуы турында кызыксынам. «Аның бит Торнаташта планы бик кечкенә иде. Заманында җизни энесе белән икесенә бер план алып, икесе дә йорт салган булганнар, – дип аңлатты Мөзәянә апа. – Шуңа Раббани Иске Абдулдан план алып, шунда йорт салды. Аның белән бәйле бер кызыклы вакыйга да булды. 70нче елларда Мәскәүгә баргач, Раббани янына килеп, Мәскәүдә калуын сораганнар. Ике бүлмәле фатир, зур оклад белән тренерлык эше вәгъдә иткәннәр. ”Юк, кала алмыйм, – дип җавап биргән Раббаниебыз. – Минем Иске Абдул авылында, беләсезме, нинди йортым бар?!” – дигән. Мәскәүлеләр бу хәлгә аптырап калган. Раббани бит авыл баласы иде, аңа бернинди Мәскәүләр кирәкми иде», – дип сөйли Мөзәянә апа.

Гыйбрәт алырлык тормыш юлы

«Раббани соңгы вакытта чирләп ятты. Ришат Чаллыда эшли, әтисе янына көн саен эштән кайтты, эшкә дә шуннан, Иске Абдулдан китте. Әтисен гел тәрбияләп, ашатып, юып, эшкә китә, кич тагын кайта. Менә шундый акыллы гаилә бит алар, – дип, чын күңелдән горурланып сөйли Мөзәянә апа туганнары турында. – Ата-ана белән үскән балаларда да мондый хикмәт юк. Хәзерге заман балаларына Раббаниның тормышы гыйбрәт булсын: әтисе киткәндә – 6, әнисе вафат булганда 9 яшьтә генә иде. Гаилә башлыгы булып калган абыйсы да олы түгел. Нинди генә үлемнәрдән калды Раббани. Ата-ана тәрбиясе юк, ашарга юк, кияр күлмәк-чалбар да юк – әнкәй, әтиебездән калган бер чалбарны кыскартып, тарайтып, Раббанига яраклаштырып тегеп биргән иде. Шушы хәтле интегеп үсүгә карамастан, тәрбияле кеше булып үсте, хөрмәт казанды – исән чагында ук үзенә хәтта бюст куярлык итеп яшәде. Соңгы юлга озатканда, Казаннан, Чаллыдан, Тукай районыннан бик күп кеше килде. Зират яны гына түгел, авыл урамнары да машина белән тулды. Бөтен республика белән зурлап озатсыннар – шундый дәрәҗәгә җит әле! Туганыбыз белән хушлашырга килгән һәр кешегә, тормыш дәверендә дә Раббанины һәрдаим зурлаган Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга без бик рәхмәтлебез. Раббаниебызга күрсәткән хөрмәтләре өчен Аллаһ Тәгалә үзләрен зурласын», – дип тәмамлады сүзен Мөзәянә апа.

Әңгәмәдәшемнең: ”Берни юк, ә мактаулы кеше булып үсте”, – дигән сүзләреннән соң уйланып кайттым. Әти-әнисез калгач, нәкъ менә ятимлек Раббани Шәриповны көчле рухлы, ә юклык, биш туганның бер-берсенә терәк булып үсүе – гадел итеп тәрбияләгәндер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев