Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырды

Татарстанда модернизациядән соң 26 авыл почта бүлекчәсе ачылды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Россия Почтасының Идел макрорегионы директоры Андрей Попов РФ Президенты йөкләмәсе буенча модернизацияләнгән 26 авыл бүлекчәсен эшләтеп җибәрделәр.

Тантана дистанцион форматта Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы алдыннан узды. Узган ел Президент Владимир Путин кушуы буенча Россия Почтасы республикада 26 авыл бүлекчәсен ремонтлады. Бу авыл җирендә яшәүче 48 меңнән артык татарстанлы өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырды. Модернизацияләү программасы буенча Россия Почтасы Татарстанда барлыгы 73 авыл бүлекчәсен ремонтлады.

Тукай районында Федераль программа буенча модернизациядән соң Күзкәй һәм Теләнче-Тамак авыл җирлекләрендә почта бүлекчәләре ачылды. Бу почта бүлекчәләрендә эчке бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылды, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү, шулай ук климат контроле һәм кондиционерлау өчен җиһазлар урнаштырылды. Операторлар өчен яңа техниканы онлайн-элемтә каналларына тоташтырдылар. Бүлекчәләрне модернизацияләү вакытында Почта киртәсез мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен компания бүлекчәләргә керү урынында тоткалы пандуслар, персоналны чакыру төймәләре урнаштыра, ишек уемнарын киңәйтә.

Биналарның нык таушалганлыгы аркасында ремонт үткәрү мөмкин булмаган урыннарда Почта тиз җыела торган конструкцияләрдән яңа биналар төзи. Аларда Почта бүлегенең бөтен функционалы һәм шундый ук җиһазлар һәм техника бар. Узган ел мондый объектлар Татарстан Республикасының җиде авылында барлыкка килгән. «Почтаның социаль миссиясе заманча почта сервисларыннан һәм социаль хезмәтләрдән бертигез файдалануны тәэмин итүдә чагыла. Авыл почта бүлекчәләрен модернизацияләү программасы бу бурычны тулысынча хәл итәргә булыша. Без бүлекчәләрне клиентлар белән заманча контакт нокталарына әйләндерәбез һәм авыл үсешенә ярдәм итәбез», – дип билгеләде Россия Почтасының Идел макротөбәге директоры Андрей Попов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев