Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер булып сузылган урам

Күптән түгел генә без, «Гиндукуш» хәрби дан музее хезмәткәрләре, Иске Абдул авылы мәдәният йорты кызлары белән берлектә, авылның Аръяк урамында Урам бәйрәме үткәрдек. Урамдашлар белән җыр-моңга бай очрашуда, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, яшьлектәге җырларны, истәлекләрне барлап, рухи яктан ял иттек. Бәйрәм, гадәттә, мул табынсыз булмый. Хуш исле чәй, шушы урамның уңган ханымнары пешергән тәм-томнар белән сыйландык. Вакытның үткәне сизелмәде дә. Күңелле уеннар бу чараның дәвамы булды. Бәйрәмдә катнашкан һәркем өчен истәлекле булды бу көн. Ни дисәң дә, яшьлек хатирәләре онытылмый бит.

Чынында,  безнең авыл җирлегенең официаль документлары буенча, Иске Абдул авылында  “Аръяк”  дигән урам юк. Ләкин без, оештыручылар, аны шулай бер исем белән “Аръяк урам бәйрәме” дип атадык. Аръякка Үзәк һәм Мәктәп  урамнарының бер өлеше, Ышна тыкрыгы, Елга аръягы урамын берләштердек. Күпләрнең игътибарга да алганы юктыр, безнең Иске Абдул авылын кечкенә генә инеш икегә бүлгән.  Шуңа күрә инешнең теге як ярын – аръяк дип атау бик дөрес булыр.  Халык арасында сөйләшкәндә болай дип әйтү бар бит: “теге урамга төшәм”, “бу тыкрыкка менәм”,”аръякка чыгам”. Әле әфган сугышы ветераны Нәкыйп абый «без яшь чакта ул якка сугышырга йөри идек,» дип искә төшерде. Димәк, авылның шундый тарихы бар. Ул халык күңелендә яши. Бу бәйрәмгә җитди итеп әзерләндек. Дәүләтшин Зөфәр абый урамнар тарихын язды. Озак еллар бергә яшәгән, күп балалы гаиләләр, укытучылар, сыер савучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннарын барладык. Һәр гаиләнең, һәр нигезнең тарихы бар. Тарих тузанында кайбер нәсел тамырлары инде югалган, нигезләре юкка чыккан. Алар урынында яңа гаиләләр учак тергезгән. Бу кичтә без рәхәтләнеп авылдашларыбыз турында сөйләштек. Авылыбыз халкы үзенчәлекле талантларга, көчле шәхесләргә бай,  эш сөючән. Тарих битләренә күз салыйк әле.
Бу урамда ике катлы кызыл кирпечтән бизәкләп салынган тарихи бина бар. Бу - Валиев Шәрип йорты. Ул тырыш, эшчән кеше була. Ләкин аны “кулак” дип сөргенгә озаталар, өен тартып алалар. Аның оныгы Гает Бөек Ватан сугышында катнашып, немец фашистларына каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәтеп, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Очучы була. Исән-сау туган якларга әйләнеп кайта. Яшь чакларында Гает абзыйның кулларында моң тараткан гармуны бүген Гиндукуш музеенда кадерле ядкарь булып саклана. Шулай ук бу урамнан сугыш ветераннары Гарифуллин Зөфәр, Хамидуллин Габдулла, Шәехов Хөҗәт, Газизов Ибраһим, Нәбиуллин Мөхлисулла, Хәмидуллин Хәкимулла, Сәгыйдуллин Габдулла, Газизов Агзам, Габидуллин Гиниятулла исемнәрен зур хөрмәт белән искә төшердек. Авылыбыз имам хатибы Илдар Хазратов белән барлык әрвахлар рухына догалар укыдык. Аръяк урамның үз мәчете булган. Соңрак манарасы киселгәч, ул клуб булып халыкка хезмәт иткән. Кызганыч, бу турыда инде авылыбызның өлкәннәре генә хәтерли. Бу урамда яшәгән Гәрәев Гыйльмулла Габдулла улы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, КПССның ХХIV съезды делегаты, колхозның партком секретаре. Габидуллин Мөхлисулла Гиният улы 1969 елда, алдынгы ком
байнчы буларак, колхозчыларның III Бөтенсоюз съездында катнаша, атказанган механизатор исеменә лаек була, Жигули машинасы белән бүләкләнә. Садыйкова Гөлбостан Гыйльман кызы - РСФСРның халык мәгариф отличнигы, бик күп авылдашларның яраткан, хөрмәт иткән беренче укытучысы. Кызы Әхтәмова Тәзкирә  апа 37 ел буе мәктәбебезнең алыштыргысыз пионервожатые булды. Нинди генә чаралар үтмәде ул вакытта. Пионерлар көнендә урманга барулар, зур учак тергезүләр, тимурчылык, макулатура җыюлар, узыша-узыша стена гәҗите чыгарулар. Бүген дә ул вакытларны сагынып искә алабыз. Үзенең үткен каләме, тапкыр сүзе белән авылдашлар күңелендә җылы эз калдырган авылдашыбыз Әхмәтҗәнов Шәрәфиәхмәт Сәләхетдин улын искә алдык. Ул балта остасы, төзелеш бригадасы бригадиры. Аның җитәкчелендә авылыбызда мәдәният йорты, мәктәп, мех. мастерской төзелә. Өстәвенә ул каләме аша җәмгыятьтәге күренешләргә үз фикерен белдерә. Һәм иң кызыклысы ул фикерләр бүгенге вәзгыятькә дә туры килә. Авылыбыз тарихын барлап китап итеп чыгарган, 4 китап авторы, “РСФСР халык мәгарифе отличнигы”, “Физика фәне буенча әйдәп баручы укытучы”, урта мәктәпне төзеткән, мәктәп музеена нигез салган, төбәкче Зөфәр абый Дәүләтшин да шушы урамнан. Бәйрәмебездә Зөфәр абыйның аръяк урам тари
хын элек заманнардан ук башлап сөйләве бик күп авылдашларның күңеленә хуш килде.  Бу көнне аның тормыш иптәше химия һәм биология укытучысы Галия апабызны яратып, хөрмәт белән искә алдык. Урыны оҗмах түрләрендә булсын! Гайнетдинова Фәния апа озынайтылган көн группасы җитәкчесе булганда укучыларын тәмле камыр ашлары пешерергә, иске открыткадан вазалар ясарга өйрәтте. Матур җырлавы бүген дә колакта яңгыраган кебек булды. Бәйрәмебездә сеңлесе Гыйльмия апа  катнашып авылдашларга, урамдашларга патриотик рухтагы Муса Җәлилнең шигырен яттан сөйләп барыбызны таң калдырды. Ә кызы Альфира белән улы Казан элеваторы җитәкчесе Әнәс абый  парлап әниләренең яраткан “Тибрәнә җыр күңелемдә”җырын башкарды. Күзләргә яшь тулды. “Язын сыерчыклар кайтып, оясын тапса, бакчаларда алмагачлар шау чәчәк атса, тибрәнә җыр дулкыннары минем күңелемдә”. Күп еллар ветераннар советы җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы, кул эшләре остасы, Клара апа Хөсәенова да шушы яктан- Ышна тыкрыгыннан. Ул сүз алып авылдашларны бәйрәм белән тәбрик итте. Бәйрәмебез барышында аръякта яшәгән һәм бүген яшәүче укытучыларны, сыер савучыларны, терлекчеләрне, трактористларны, авылыбызны танытуга, үстерүгә өлеш керткән авылдашларыбызны, иң өлкән кеше, иң кечкенә онык һ.б. барладык. Аларның һәммәсе оештыручылардан бүләкләр кабул итеп алды. Шулай ук 60 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үткән, Иске Абдулда туып, гомер буе шушы авылда яшәп, колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә улы Фәнил, килене Кадрия белән тату гомер кичерүче Зөфәр абый белән Галия апаны бәйрәмнәре белән тәбрикләдек. Иң күп тәрбияле балалалар үстерүче  кадерле әниләребезне дә барлап үттек.Һәр ата-ана үзләренең балалары турында зур хәстәрлек, игътибарлылык биреп үстерергә тырыша. Билгеле, күп балалы гаиләдә балалар мөстәкыйль булып үсәләр. Шулай да әни кеше һәр баласына аерым наз, ярату бирә. Балалар тәрбияләп үстерү җиңел түгел.  Тырышып, яхшы укыган балалар тәрбияләп, һәркайсын пөхтә киендереп, кирәк-ярагы белән тәэмин итеп балалар тәрбияләгән апаларыбыз бар. Барына да җитешкәннәр, колхоз эшенә дә , йорт эшләренә дә, балалар карарга да.  Шул уңайдан  урам бәйрәмендә катнашучы биш кыз тәрбияләп үстергән Асия апага истәлек бүләге тапшырдык. Үз чиратында аның кызы Бикмөхәммәтова 
Гүзәлия күршеләренә , авылдашларына  багышлап үзе иҗат иткән шигырен укыды. Ходай тарафыннан бирелгән сәламәтлекне кайсыбыз гына тиешенчә саклый белә икән? Авыл кешесенең авырганда барлык ышанычы – фельдшер, ул аңа өмет белән килә, ярдәм көтә. Ачык йөзле, матур сүзле, йомшак телле ул безнең Гөлназ. Ул һәрбер кешенең хәлен җиңеләйтергә тырыша. Рәхмәт аңа! Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинаның котлаулары, Альберт абый Вахитовның баян моңнары,  шушы урамда туып-үскән укытучы Гайшә апа малае «Асылъяр» халык фольклор коллективы солисты Шаехов Мурат, Әхмәтҗәнов Шәрәф абый оныгы Рамил, аның тормыш иптәше Регина, авылыбыз сандугачы Сафина Чулпан башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Авылдашыбыз эшмәкәр Гайнетдинов Әнәс абый да авылдашларга, күршеләренә иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чөнки туган авыл күңелдә иң якты, иң матур балачак, үсмер чак , беренче мәхәббәт хәтирәләре белән кешене соңгы сулышына кадәр озата бара.  Әнәс абый авылын яратып яши. Авыл сабантуйлары бер елны да аның ярдәменнән башка үтми. “Гиндукуш” хәрби дан музее да һәрдаим аның матди ярдәмен тоеп эшли.  Без аңа чиксез рәхмәтле.  Бу кичне дә Әнәс абый капка төбендә урнаштырылган палатка эченә шушы урамның иң уңган хуҗабикәләре әзерләгән мул табын артында ак әбиләр тезелеп кич утырдылар.  Бәйрәмебез өчен истәлек бүләкләре әзерләгән, шушы бәйрәмнең төп оештыручыларыннан булган Зөфәр абыйның кызлары Гөлнар һәм Гөлфира апаларгага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу бәйрәмнән без тагын да очрашырга, гаилә альбомнарын ачып таныш йөзләрне искә төшереп, хәтирәләр яңартып, кышкы озын кичләрнең берсендә мәдәният йортында бәйрәм үткәрергә дип  таралыштык. Әле бүген дә авылдашлар бу бәйрәм турында хәтирәләр белән , оештыручыларга рәхмәтле булып яши. Бу мәкаләдә кемнәрнеңдер исемнәре керми калган икән үпкәләмәгез, зинһар! Авыл – ул искиткеч катлаулы, үзенә бер яшәү рәвеше. Шуңа күрә авыл тормышы турында, аның кешеләре турында сөйләү, язу җиңел эш түгел. Чөнки һәр йортның һәр тәрәзәсендә бер язмыш, бер фаҗига, бер бәхет. Барлык авылдашларны авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм. Аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар телим. Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз. Резеда Гарипова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев