Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрбиләргә машина җибәргәннәр

Икенче октябрьдә Яр Чаллының «Ватан – ана» мемориалы янында Тукай, Минзәлә районнары һәм шәһәр эшкуарлары хәрби хезмәткәрләр карамагына автомобильләр һәм антидрон мылтыклар тапшырды.

Тантаналы чара барышында даими ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләргә Рәхмәт хатлары һәм медальләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Боерган авылыннан эшмәкәр, район Советы депутаты Әлфир Мәннанов та бар. Ул РФ Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне ул РФ Кораллы Көчләре полковнигы, махсус хәрби операциядә катнашучы Шамил Әюпов кулыннан алды.

Бүген без хәрбиләребезгә автомобиль һәм дронга каршы мылтыклар тапшырдык. Элегрәк, махсус хәрби операция зонасына «УАЗ» һәм «Митсубиси Л-200» автомобильләре, алар өчен запас частьләр, дроннар һәм бронежилетлар җибәргәннәр. Шунысын билгеләп үтәсем килә, «Титан 16» бронежилетлары тиешле сертификация узган. Без бер партияне 76 нчы гвардия десант-штурм дивизиясенә, соңгысын Кама аръягыннан килгән якташларыбызга җибәрдек. Шәхсән үземнән хәрбиләребез өчен бензин генераторы сатып алдым. Аларга ул анда бик кирәк. Егетләребез исән – сау гына кайтсын, калганы белән аларга ярдәм итәрбез, – дип уртаклашты Әлфир Мулланурович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев