Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык гәүһәрләре – сәхнә түрендә

Иске Абдул авыл җирлегендә иҗат итүче «Асылъяр» фольклор ансамбле һәркайда: ел саен районыбызда уздырыла торган «Авыл көннәре»ндә, республика күләмендә үткәрелүче «Балкыш» һәм «Халык моңы – Илһам», «Иске Казан – түгәрәк уены» фестивальләрендә катнаша һәм призлы урыннар яулый. Даны еракларга таралган коллектив район Сабан туеннан тыш, ак кала – Яр Чаллы шәһәр Сабан туенда да чыгыш ясый.

Татарстан телевидениесе «Асылъяр»ны үз итә. Татарстан – Яңа гасыр каналында бара торган «Аулак өй», «Башваткыч» тапшыруларында да уңышлы чыгыш ясадылар. Төрле яшьтәге кешеләрне (48 дән 74 яшькәчә) берләштергән коллектив – болындагы чәчәкләр сыман төрле һәм матур. Мәгънәви яктан бер-берсен тулыландырып торулары – бай рухи тормыш белән яшәүләрен күрсәтеп тора. 
«Асылъяр» фольклор ансамбле халык җырларының асыл яңгырашын тулысынча халыкка ирештерүне ният итеп куйган. Бу максатка ирешү өчен гасырлар буена халык күңеленнән саркылып чыккан моң чишмәсенә тоташу кирәк. Авыл җирлекләрендә яшәүче урта, өлкән буын вәкилләре әнә шул күпер ролен үти дә инде. Фольклор коллективының чишмә башында Клара Хөсәенова, Рәйхана Галиева һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тора. Авыл халкы арасында хөрмәт казанган абруйлы укытучы Клара Хөсәенованың нәсел бүләге – моң чишмәсе ургылып шушы коллективның оешуына сәбәп булган дисәк һич ялгышмабыз, шәт. Хәзерге вакыттагы ансамбль җитәкчесе Кафия Курочкина, сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдыйкова, гармунчылар һәм җырчылар – һәммәсе дә матур башлангычны дәвам итү, халкыбызның асыл җыр байлыгын халкыбызга ирештерүдә моңдашлары белән бергәләп күп хезмәт куялар. Элек-электән килгән гореф-гадәт, йолаларны «казып чыгару»чылар да алар. Бу җәһәттән «Көлтә бәйрәме»ндә күрсәтелгән «Басу яру» театральләштерелгән күренеше – бары тик безнең районда, бары тик Иске Абдул авыл җирлегендә генә үткәрелә. Ул иң мөкатдәс хезмәт бәйрәме – урып-җыю чоры башланыр алдыннан, комбайннар парадының кереш өлешендә үткәрелә. 
– Бу йола – басу яру, бүгенгәчә яшәп килә һәм аның киләчәге өметле. Тарихы болай – безнең җирлек хатын-кызлары уракка керешү алдыннан басу ярганнар. Бу мөһим эшне башкаручы хатын-кызның кулы җиңел, күңеле чиста һәм бик уңган да булырга тиеш булган. Безнең заман басу яручысы – Зәйтүнә апа – туксан өч яшьлек ак әби бу «хикмәтләрне» үзе күрсәтте, бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләде. Зәйтүнә Абдуллинаның тавышын, тарих өчен кирәк булыр дип, яздырдык. Район башлыгы Фаил Камаев «Комбайннар парады» алдыннан күрсәтелгән шушы күренешне сокланып карады һәм: «Бер җирдә дә мондый матур йола юк. Яшь буын моны күреп үсә. Игенче хезмәтенә, ипекәйгә хөрмәтне чагылдыручы бу мәдәни чара дәвамлы булсын» , – дип хуплады. – Без әнә шулай эшне «Бисмилләһ» белән башлыйбыз. Халкыбызның матур йоласы традициягә керде. Бу проектыбыз уңышлы булып чыкты, аның белән республика, район, авылларында еш чыгыш ясыйбыз, – ди фольклорчылар. 
Шунысы куанычлы, «Көлтә бәйрәме» дәвамлы, ул – урып-сугу чорында басу-кырларда, ындыр табагында  агитбригада чыгышлары – концертлар булып дәвам итә.  
Татар халкы гомер-гомергә армия хезмәтенә китүче ир-егетләргә хөрмәт күрсәткән. Рекрутлар бәйрәме – элек-электән яшәп килә торган матур йола. Гармун тартып, җырлап авыл әйләнү – кеше күңелендә гомерлеккә истә кала торган күренеш. Рекрутларны армия хезмәтенә озату чарасын матур традиция итеп саклаучы шушы коллектив яшь буында туган җиребезгә, халкыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Элекке заманда  сепарат сирәк кешедә генә булган. Шуңа да, яшь киленнәр, апалар сөт аертырга сепаратлы йортка җыелганнар. Шунда эше дә эшләнгән, авыл «киңәшмәсе» дә үткән һәм, билгеле инде, җыр-такмак белән хезмәтнең тәмен-ямен дә тапканнар. Менә шул күңел киңлеген «Сепарат өмәсе» исеме астында  сәхнә чыгаралар асылъярлылар. «Карга боткасы», «Сабантуйга бүләк җыю» кебек йолаларны сәхнәләштерү дә халкыбызның юмартлыгын тамашачыга ирештерү чарасы да ул. 
Ел саен Азнакай районында – мәһабәт Чатыр-Тауда Бөтендөнья татар конгрессы «Чатыр Тауда җыен» татар-төрек фестивале уздыра. Быел Азнакайда – Чатыр-Тауда үткәрелгән Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә «Асылъяр» фольклор коллективы III дәрәҗә Дипломга лаек булды. Гармунчылар Мирзаһит Нәҗмиев, Зөфәк Галләмовлар «Актаныш гармуннары» исемендә узган Бөтенроссия фестивалендә катнашып Диплом белән бүләкләнделәр. Фестиваль, конкурсларда катнашу, башка коллективларның чыгышын карау – үзара тәҗрибә алмашу – башкару осталыгының камилләшә баруына йогынты ясый.  
Мирзаһит Нәҗмиев, Зөфәк Галләмов, Мурат Шәехов, Кафия Курочкина, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Кәүсәрия Ситдыйкова, Земфира Бәхтиева, Нурсинә Гайнетдинова карына-яңгырына, җиленә-давылына карамыйча,     һәр атнаны, билгеләнгән вакытка мәдәният йортына репетициягә киләләр. Әйткәнебезчә, район, төбәк, республикакүләм үткәрелә торган конкурсларда даими катнашучы коллектив концерт-чыгышлар белән гастрольләргә еш чыга – сәхнә костюмнары кием элгечендә «ял итеп» эленеп тормый. «Биюченең итәге бии-бии кыскара...» дигәндәй, ансамбль коллективының сәхнә костюмнары, никадәр генә саклап тотсалар да, бераз ялыктыра да, таушала да башлаган иде. «Сәйдәшев» исемендәге ҖЧҖе директоры Марат Сафин матди ярдәм күрсәтте – коллектив зәвыкъле сәхнә киемнәре тектерде. Музыка уен кораллары да вакытлар үткән саен «көйсезләнә» башлый, аларын да яңартырга кирәк була. 
–  Район башлыгы кайгыртуы белән баянлы булдык. Мәдәнияткә, халыкның рухи тормышын баетуга өлеш кертүче коллективка игътибарлы булган җитәкчеләргә рәхмәт, – диләр моң ияләре. 
Дистә елдан артык иҗат итү чорында коллективка яңа тавышлар өстәлә, ансамбльнең музыкаль яңгырашы яңа төсмер ала, репертуар елдан-ел байый. «Асылъяр» фольклор ансамбле әгъзалары бер йодрык сыман берләшеп, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшиләр, иҗат итәләр. Бердәм булганга уңышка ирешә алар. Әле шушы көздә генә «Асылъяр» фольклор ансамбленә йөрүчеләр Казанда эшләп килүче «Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә үз көем» бәйгесендә катнашып җиңү яулауды. Бу – район данын яклау да булып тора. Бәйгедә катнашуның төп критерийлары: моңа кадәр бер коллектив та башкармаган, ягъни оригиналь халык җырын тәкъдим итәргә;  башкару осталыгы югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бәйгедә катнашучыларның туганлык җепләре белән бәйләнгән булуы – бәйгенең тагын бер шарты була. Әлеге шартның туры килүен тикшерә башлагач коллектив әгъзалары арасында бер-берсенә нәсел җепләре белән бәйләнгән байтак кеше ачыклана. «Ал гарнитур» – кичке уенга кертелгән җыр. Кичке уеннар өлкән буын хәтерендә генә саклана, анда яңгыраган җырлар шуңа да тынып калды. Хәтер сандыгының иң төпкелендә сакланган хәзинәне тартып чыгарып халыкка ирештерүче якташларыбыз бәйгедә «Гран-при»га лаек булды. Уртак тырышлык җимеше булган илле мең акчаның урыны билгеле – музыка уен коралын яңарту өчен кулланачаклар.   


***
Тарих катламнары астында калган гәүһәрләрне мең балкышлы асылташ итеп сәхнә түренә алып менгән «Асылъяр» фольклор коллективның сәхнә гомере озын булсын.


/Фото «Асылъяр» фольклор коллективы архивыннан бирелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев