Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Виртуаль парта артына утырырга бүген дә соң түгел

«Россия Саклык банкы» һәм «Google» компаниясе эшмәкәрләр һәм үз эшен башлауга теләк белдерүчеләр өчен «Бизнес-класс» белем бирүче проектын эшләтеп җибәрде. Катнашу өчен www.business-class.pro сайтында теркәлү үтәргә кирәк. «Бизнес-класс» 15 майда ук башланып китсә дә, виртуаль парта артына бүген дә утырырга соң түгел.

- Әлеге проект - һәр адымы күрсәтелгән махсус программа. Аның үз онлайн-порталы булдырылган. Әлеге порталда эшен башлап жибәрүче эшкуарларга һәм шулай ук гамәлдәге эшмәкәрләргә киң даирә өйрәтү материаллары, башлангыч тестлар урнаштырылган. Укуның дәвамлыгы - алты ай. Үзгәрешләргә әзер булу өчен теләсә кайсы кешегә һәрчак үз өстеңдә эшләргә, белем эстәргә кирәк. Һәрбер кеше ярты елда уникаль белем бирү программасын үзләштереп, үз белемнәрен яхшырта ала. Бу - иң алдынгы, заманча уку программасы бөтенләй бушлай. Үз өстеңдә шөгыльләнү өчен менә дигән проект. «Бизнес-класс» сайтына кереп, үз белемнәрегезне арттырырга чакырабыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина.

Әлеге проектка район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев та кушылган.

- «Бизнес-класс» проекты ярдәмендә компания белән идарә итү, үсеш тактикаларын булдыру, бизнесны үзгәртеп кору, команда туплау буенча тәҗрибә тупладым, - дип безгә үз фикерен белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев