Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Вәгазьләре үтемле, тормышчан

Җомга намазына Малтабар авылындагы мәчеткә яше-карты җыела. Чаллыдан кайткан авылдашлары, кунаклар да байтак. Менә ап-ак чалмалы, мөлаем түгәрәк йөзле, килеш-килбәтендә могътәбәрлек булган хәзрәт, җәмәгать белән исәнләшеп, мөнбәр артына басуга барлык мөэмин-мөселман тынып кала. Зур дикъкать белән хәзрәтнең вәгазен тыңлый. Ул гадәттә Аллаһы Тәгаләне олылап, ил-көнебезгә тынычлык, бәрәкәт тели, тормыш-көнкүрешебездәге мәсьәләләргә...

Мин аның авылларда яңа мәчетләр ачканда, Аллаһы Тәгаләгә, Рәсүлебез Мөхәммәт Пәйгамбәребезгә олуг рәхмәт сүзләрен, вәземле нотыкларын тыңлаганым бар. Мөхтәсиб булып сайлануына да 15 елдан артык вакыт узган. Эшкә башлаганда районда 18 мәхәллә булса, хәзер аларның саны 55кә җиткән. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләүләренә сөенә Җәүдәт хәзрәт.

- Аллаһыга шөкер кылам, халыкның иманга кайтуы, мәчетләребезнең һәркайсында имам-хатыйплар эшләве, шатлыклы хәл. Аллаһы йортлары йозакта түгел, һәрчак ачык. Мәчетләребездә ислам дине укулары бара. Бу эш белән 18 мәчеттә 35 мөгаллим шөгыльләнә, һәркайсы үз эшчәнлегенә аттестация узды. Имамнарыбыз ел саен Чаллының Ак мәчете мәдрәсәсендә белемнәрен күтәрәләр. Быел гына 30 имамыбыз аттестация узды, - дип урыннардагы хәл белән таныштырды мөхтәсиб.

Әлеге зур эшнең башлангычы, ихтимал, Җәүдәт хәзрәт Харрасның шәҗәрә агачында җиде буын бабалары арасында дин эшлеклеләре булуындадыр дип кызыксынам. Бабалары үз көче белән көн күреп, иген үстергәннәр, арасында авылдан-авылга йөреп, бишмәт, камзул, җилән ише киемнәр тегүчеләре дә булган. Тегүче бабасы Харрас турында оста һөнәр иясе иде, дип сөйлиләр. Әтисе Галимҗан, әнисе Хасия колхозчылар. Гаиләдә дүрт бала үсә. Иң олысы Җәүдәт, өйдә төп эшләрне башкаручы. Совет мәктәбендә укыса да, дин белән кызыксынуы кайдан башланган? Бу хакта Җәүдәт хәзрәт болай дип сөйләде: «Күршедә генә Шәмсекамәр исемле әби яши иде. Маллар көтүдән кайткач, әбиебез капка төбенә кулына шактый таушалган калын гына китап тотып чыга. Коръән сүрәләре тәфсире икән. Шуннан карый-карый төрле кыйссалар сөйли. Әби тирәсендәге балалар өчен сихри дөнья ачыла. Карасана, нинди могҗизалы көчкә ия булган икән пәйгамбәребез. Алдындагы диңгезгә кылычы белән сугуга ук икегә аерылып, коры юл хасыйл була. Әбиебез эңгер төшүгә кадәр пәйгамбәрләр тарихын да сөйли иде. Коръән тәфсирләреннән күп нәрсәгә өйрәндем. 90нчы елларда дингә ирек бирелгәч, олыларга ияреп, гает намазларына йөри башладым. Зират янындагы мәйданда чыбылдык корып, шунда беренче намазларны укуганыбызны хәтерлим. Шул чакта күңелемнән бәйрәм гаете намазын яхшылап укырлык итеп өйрәнүне максат итеп куйдым. Эзләнә башладым. Чаллыда Тау мәчетенә дини китаплар кайткан, дип ишеттем. Уфадан мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бер капчык «Гыйбадәте Исламия» китабын җибәргән. Мин шуны җитәрлек күләмдә алып кайтып, аннан укып өйрәнә-өйрәнә Корбан гаетен инде бабай белән янәшә басып, Коръән сүрәләрен укырлык дәрәҗәгә ирештем. Төп эшемдә дә сынатмадым. «Искра» колхозында электрчы булып эшләдем».

Белемен тирәнәйтү нияте белән Чаллының күзәнәкле бетон заводы бистәсендәге мәчет имамы Хәлвәтдин хәзрәт Баһаветдин җитәкчелегендәге яңа мәдрәсәгә укырга керә. Анда 2,5 ел укып, күп кенә гыйлем нигезләрен үзләштерә. Коръән-шәрифне иркен укый башлый. 1995 елда туган авылы Малтабарда мәчет турында сүз кузгала. Шул чактагы «Искра» колхозы рәисе Рәзиф Кәримов белән килешеп, мәктәп янындагы бинаны кыйблага каратып үзгәртеп, манарасын күтәреп коргач, җыйнак кына матур мәчет килеп чыга. «Анда ирләр һәм хатын-кызлар төркемнәре оештырып, дин сабакларына укыта башладык. Мәчетебезне республика мөфтиятендә теркәтеп, мәхәллә итеп эшләтә башладык», - дип искә алды мәчет төзелгән елларын Җәүдәт хәзрәт.

1998 елны район мөхтәсибәте оеша. Аның беренче рәисе итеп Иске Дөреш имам-хатыйбы Салават хәзрәтне сайлыйлар. Ул җиң сызганып эшкә тотына. Әмма үзәк юк. Ак мәчеттә җыелып сөйләшәләр, киңәшәләр, планнар коралар. 2001 елны Салават хәзрәтнең вафатыннан соң Җәүдәт хәзрәтне мөхтәсибәт җитәкчесе итеп сайлыйлар. Үткән чорда динебезне ныгыту, яшьләрне укыту ягыннан күп кенә эшләр башкарыла. Балалар арасында Коръәнне дөрес итеп уку ярышлары иң элек районыбызда башланып китсә, тора-бара республикабыз күләменә күтәрелә. Диния нәзарәтеннән грант отучылар да була. Моннан тыш та күп төрле чаралар үтә. Дин кардәшләребез үзләре яши торган авылларның һәртөрле җәмәгать эшләрендә катнашалар. Санитар чистарту икеайлыгы чорында мәңгелек йортыбыз - зиратларны карап, чистартуны оештыруда башлап йөриләр.

Мөхтәсибебез Җәүдәт хәзрәтнең «Якты юл» гасетасында «Дин вә мәгыйшәт» сәхифәсен алып баруын, тирән эчтәлекле вәгазьләре һәм мәкаләләре белән катнашуын да әйтергә кирәк. Бу мәсьәләдә ул укучыларның күп кенә сорауларына да җаваплар бирә. Бу юнәлештә дә уңышлар телибез аңа! Үзебезнең мең еллык тарихы булган ислам динен, халыклар арасында танычлыкны алга сөрүче үзебезнең традицион Әбү-Хәнифә мәсхәбе гыйлемен тагын да киңрәк җәелдерү өстендә җиң сызганып эшләвен әйтәсе килә хөрмәтле мөхтәсибебез Җәүдәт хәзрәт Харрасның. Аңа Аллаһыбызның чиксез рәхмәте насыйп булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев