Ветеранны котладылар
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән өйдә социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабиров үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Аңа 96 яшь тулды. Аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шамил Бариев, Ветераннар советының район иҗтимагый оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева, "Ярыш" ҖЧҖ җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, авыл җирлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре котлады.
/Фото район ветераннар һәм инвалидлар оешмасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев