Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветераннарга Мактау кәгазьләре тапшырдылар

Район хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев ветераннар арасында үзешчән сәнгать буенча «Балкыш» республика фестиваленең зона ярышларында катнашучы район ветераннарын бүләкләде.

Котлауга Валентина Сәгыйдуллина, Тамара Багаева (Кнәз), Нәһыя Гыйльмиева (Әҗмәкәй), Азатнур Ишморатов (Теләнче Тамак), Гөлгенә Исрафилова (Мәләкәс), «Ладушка» ансамбленең сәнгать житәкчесе Татьяна Романова (Бәтке), «Әллүки» ансамбленең сәнгать житәкчесе Рафис Хәсәнов (Күзкәй), «Асылъяр» ансамбленең сәнгать житәкчесе Клара Хөсәенова (Иске Абдул), ветераннар хорының сәнгать житәкчесе Асыя Фазуллина (Биклән), Наил Заһретдинов, Фирдәвес Вәлиев (Новотроицкое), Зөфәк Галләмов, Рифкать Абдуллин (Әҗмәкәй), Илдус Абдуллин (Биклән) лаек булдылар.

«Балкыш» республика фестивалендә безнең районның сәхнәгә карата мәхәббәтләрен югалтмаган ветераннар дүртенче ел катнаша. Фестивальнең районда сайлап алу туры апрель аенда булып узды, анда 550дән артык кеше катнашты. Шулардан 195 кеше 5 май көнне Түбән Суыксу авылының мәдәният йортында узган гала-концертта катнашты. Ә зона туры 18 августта Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Бирегә Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама районнарыннан сәнгатькә гашыйк ветераннар килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев