Ветеран белән очрашу
Күптән түгел Теләнче Тамак урта белем бирү мәктәбендә Теләнче Тамак авылында гомер итүче тыл ветераны Хәйретдинова Ләйсән Харис кызы белән бик матур очрашу үтте. Бик матур, эчтәлекле булды ул. Ләйсән апа инде олы яшендә булса да, укучыларга бик тәэсирле итеп сөйләде.
Ләйсән апа 1931 нче елның 20 гыйнварында Сарман районы Дими Тарлау авылында 6 балалы ишле гаиләдә туган. Укытучы булып эшләгән әтиләре Харис абый балаларына да дөрес тәрбия бирергә тырышкан. 1941 нче елның июнь аенда илебезгә килгән зур кайгылы көннәрдә укытучылык эшен калдырып сугышка киткән. Кызганычка каршы Харис абый сугыштан кире кайтмый.
Озакламый 10 сыйныфта укучы Дуфак абыйсы да сугышка алына. 10 яшен тутырган кыз балага балачакның иң матур мизгелләрен тоеп калырга мөмкинлек булмый. “Әтине Бөек Ватан сугышына озатканда 4 сыйныфта укый идем. Салкын мәктәптә укыдык, дәресләрдән соң колхоз эшендә булыша идек,” - дип сөйләде Ләйсән апа. Әниебез Гыйльменурга, кечкенә сабыйны калдырып, колхоз эшендә тракторда эшләргә туры килде. Шуңа күрә 6 нчы сыйныфны бетергәч укуны ташладым, дип искә алды.
Сугыш үзенекен итә : яшүсмерләр дә олылар белән беррәттән эшкә тартыла. Март айларында ат җигеп Чаллыга орлык алып кайтырга баруларын, күбрәк төяр өчен ат янәшәсеннән җәяү атлауларын, Ташкичү авылына җиткәч туктап ял иткәннәрен яшь аралаш сөйләде Ләйсән апа. Урманга барып утын әзерләүләрне, басуларда өлкәннәр белән иген уруларны һич тә онытмый. Басуда иген урганда эшкә өйрәнү өчен өлкәннәр белән аралаштырып бастырганнарын әле дә хәтерли.
Сугыш елларында шулай балачак еллары үтеп китә. Уеннар уйнап, күңел ачулар - берсе дә тәтеми. Аның өстенә кияргә юньле өс киемнәре, аяк киемнәре дә булмый. Үрелгән чабаталар да озакка чыдамый. 1-2 тапкыр киеп йөргәннән соң туза иде, дип сөйләде Ләйсән апа. Үзәгенә үтеп калган мондый ачлыклар, ялангачлыкларны хәзерге балаларга күрергә язмасын, дип теләде ул.
Сугыш беткәч Казанда пешекчеләр курсларын үтеп кайта һәм шуннан хезмәт юлы башлана.1947 нче елны ул үзенең булачак тормыш иптәше Зәйни абый белән таныша. 1951 елда аны Армия сафларына озата. Бер-берсенә карата хисләрен сынаган яшьләр 1956 нчы елның көзендә гаилә кора. Матур гаиләдә бер-бер артлы 3 ир бала дөньяга килә. Үзләре шикелле малайлары да хезмәт сөючән, тырыш булып үсәләр. Ләйсән апа алар өчен сөенеп туя алмый. “Балаларым йөземә кызыллык китермәделәр, тәртипле булдылар, эшләп үстеләр,”-ди. Хәзер инде оныкларының уңышларына сөенә, оныкчыкларын карарга булыша.
Бала чагыннан нинди авыр хезмәтләр күреп үскән, сугыш михнәтләрен татыган 91 яшен тутырган Ләйсән апага карыйм да гаҗәпләнеп куясың – ул әле дә хәрәкәттә. Очрашу ахырында да укучыларга хезмәттән курыкмагыз, эш кешене ныгыта, авырлыкларны да җиңеп чыгарга өйрәтә, вакытыгызны хезмәттә үткәрсәгез тәртипсезлекләргә дә вакыт калмый, вакытыгыз файдага үтә, дип укучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде.
Рузилә Яхина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев